"Агымдагы елда район хакимияте башлыгы Павел Лоханов корбанга сарык бирде, -ди район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт. - Аны Мөнирә абыстай Хәлилуллина белән район үзәгендәге инвалид һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә бүлеп тараттык. "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесе генераль директоры Рамил Шамил улы Каюмов ел саен сыер суйдырып, районда булган 25 мәхәлләгә...
"Агымдагы елда район хакимияте башлыгы Павел Лоханов корбанга сарык бирде, -ди район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт. - Аны Мөнирә абыстай Хәлилуллина белән район үзәгендәге инвалид һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә бүлеп тараттык. "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесе генераль директоры Рамил Шамил улы Каюмов ел саен сыер суйдырып, районда булган 25 мәхәлләгә корбан ашлары үткәрү өчен бүлеп бирә. Быелгы елда да бу изге гамәлне үтәде. Үзәк район хастахнәсе баш табибы Ильяс Минвәлиев акчалата ярдәм күрсәтте. Шулай ук ТР Диния назәрәте район мөселманнары өчен корбанлык 5 сарык бүлеп бирде. Район үзәгендәге "Җәмигъ" мәчетендә корбан мәҗлесе үткәрдек. Хаҗга киткән Рафаэль хәзрәт Асейнов кайткач янә бер мәҗлес үткәрүне планлаштырабыз".
Узган җомгада корбан ашы Кече Карамал авылы мәчетенә үткәрелде. Анда тирә-күрше Уразлино, Сатлыган, Олы Карамал, район үзәгеннән дә мөселман кардәшләр - барлыгы 54 кеше җыелды.
Гөлчирә абыстай Моталлапова ел да бу саваплы мәҗлесне үткәрүдә башлап йөри. "Әлһәмдуллиһи шөкер, халык мәчеткә сәдака итеп акчасын да, корбан ашларын үткәргәндә итен дә бирә. Аш-су әзерләүче кызларыбыз Гөлнур, Илһамия, Лилия, Зөһрә бар эшне башкаралар". Мәҗлескә килгән район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт, авыл имам-хатыйбы Яхут хәзрәт үтемле вәгазь сөйләделәр, Коръән аятьләре укыдылар. Халыкны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Мәҗлес мул табын артында үзара аралашу белән дәвам итте.
Тагын шундый бер күркәм мәҗлесне, дүшәмбе, 26 сентябрь көнне, район туган якны өйрәнү музеенда Россия пенсионерлар союзының район бүлекчәсе (җитәкчесе Фәүзия Иванова) үткәрде.
Анда 30дан артык кеше катнашты. Мәҗлесне ачып Нурания абыстай Коръән сүрәләре укыды, аларның мәгънәләрен аңлатты.
Ахырын газетадан укыгыз
Нет комментариев