Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында иң тәмле икмәкне Яңа Сала пекарнясында пешерәләр

Элек каматамагылылар табыныбыз күрке булган икмәкне Кама Тамагы икмәк пешерү комбинатында, Затон, Рудник, Тәмте, Сөйки, Красновидово һәм Яңа Сала пекарняларында пешкәнне, фәкать үзебездә җитештерелгәнне сатып ала иде. Кама Тамагы комбинаты гына да көненә 3,5-4 тонна икмәк-батон продуктлары пешерде, аларга ихтыяҗ зур булды. Хуш исле, тәмле ипине кунаклар да күчтәнәчкә дип...

Элек каматамагылылар табыныбыз күрке булган икмәкне Кама Тамагы икмәк пешерү комбинатында, Затон, Рудник, Тәмте, Сөйки, Красновидово һәм Яңа Сала пекарняларында пешкәнне, фәкать үзебездә җитештерелгәнне сатып ала иде. Кама Тамагы комбинаты гына да көненә 3,5-4 тонна икмәк-батон продуктлары пешерде, аларга ихтыяҗ зур булды. Хуш исле, тәмле ипине кунаклар да күчтәнәчкә дип үзләре белән алалар иде. Бүген ипине РайПО системасында сакланып калган бердәнбер пекарня - Яңа Сала пекарнясы җитештерә.

Бүген сатуда ипинең нинди генә төрләре юк - «Дарницкий», «Украинский», «Сельский», «Бородинский», «Пекарьский», күмәч-батон һ.б. "Магнит", "Пятерочка" кебек супермаркетларда ассортиментта һәрвакыт 15 төрдән артык икмәк-батон ризыклары бар. Калган кибетләрдә дә 6-7 төрдән дә аз түгел. Сатучылар әйтүенчә, халык Яңа Сала ак ипиен, "Сельский", "Тормыш" ипиләрен һәм батонны яратып ала.
Без Яңа Сала пекарнясында булдык һәм аның мөдире Гүзәл Биккенина белән сөйләштек. Биредә җәй көне капиталь ремонт башланган. Бинаның эчендә инде шактый эш башкарылган. Ремонтның уңышлы тәмамлануы финанслаудан тора. Цехта тәртип. Мөдирдән тыш 4 икмәк пешерүче, бер слесарь һәм бер җыештыручы эшли. Лилия Зиннәтуллина, Талия Зарипова, Фәридә Шәкүрова - тәҗрибәле икмәк пешерүчеләр (рәсемдә). Коллективка күптән түгел генә килеп кушылган Алсу Димиеваны эшнең нечкәлекләренә өйрәтәләр. "Безнең һөнәр кызыклы һәм мактаулы, бик кирәкле",- ди алар горурланып.
- Икмәкне районның 50-55 кибетенә, шул исәптән шәхси кибетләргә дә җибәрәбез. Ипинең 9 төрен пешерәбез. Бернигә дә карамастан пекарняны саклап кала алуыбызга сөенәбез, - ди Гүзәл Гайсә кызы.
Тулырак газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев