Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында Бөек Җинүгә багышланган бәйрәм чаралары узды (фото)

Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм митингына бары тик дүрт ветеран килгән иде. Ветераннар саны елдан ел кими. Аларның истәлекләре һәм зур тәҗрибәсе яшь буын өчен зур мәгънәгә ия. 9 майда район үзәгендәге тантаналы чара гадәттәгечә райпо мәйданыннан старт алды. Бирегә хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары, пенсионерлар, кунаклар җыелган иде. "Үлемсез полк"...

Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм митингына бары тик дүрт ветеран килгән иде.

Ветераннар саны елдан ел кими. Аларның истәлекләре һәм зур тәҗрибәсе яшь буын өчен зур мәгънәгә ия.
9 майда район үзәгендәге тантаналы чара гадәттәгечә райпо мәйданыннан старт алды. Бирегә хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары, пенсионерлар, кунаклар җыелган иде. "Үлемсез полк" колоннасын район башлыгы Павел Лоханов җитәкләде.
Агымдагы елда чарага пенсионерлар да кушылды. Күпләр митингка сугышта үлеп калган әтиләре портретларын алып килгән иде. Сәгать 9да колонна сугышта һәлак булганнарга куелган обелискка таба кузгалды.
Тантаналы чараны кадетлар ачты. Тигез адымнар белән алар обелискка гирлянда куйды.
Алардан соң мәңгелек ут янына ветераннар, җитәкчеләр, район кунаклары чәчәкләр салды. Тантананы дәвам итеп, хезмәт коллективлары якташларыбыз батырлыгы алдында баш иеп, веноклар куйды.
Һәм менә мәйданга байраклар тотып кадетлар чыкты. Тантаналы митинг башланып китте. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар бәйрәмгә яхшы әзерләнгәннәр. Сугыш елларындагы зур югалтуларга карамастан, якты һәм чәчәкле яз дөньяда киләсе көнгә ышаныч, бәхетле киләчәк бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев