Мәктәп, укытучылар эшчәнлегендә үсеп килүче буында - игелек, шәфкатьлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү әһәмиятле юнәлешләрнең берсе булып тора. Хәйрия ярминкәләре нәкъ менә шушы максатлардан чыгып үткәрелә. 4 декабрьдә Кама Тамагы татар урта мәктәбендә хәйрия ярминкәсе үткәрелде. -Без мондый ярминкәләрне ел саен үткәрәбез, -ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлгенә Вәлиева. -...
Мәктәп, укытучылар эшчәнлегендә үсеп килүче буында - игелек, шәфкатьлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү әһәмиятле юнәлешләрнең берсе булып тора. Хәйрия ярминкәләре нәкъ менә шушы максатлардан чыгып үткәрелә.
4 декабрьдә Кама Тамагы татар урта мәктәбендә хәйрия ярминкәсе үткәрелде.
-Без мондый ярминкәләрне ел саен үткәрәбез, -ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлгенә Вәлиева. - Шунысы шатлыклы, укучылар да, аларның ата-аналары да безнең тәкъдимне хуплый. Аларга бик зур рәхмәт.
Мондый ярминкәләр бәйрәм кәефе тудыра. Бу юлы укучылар өйдә пешкән ризыкларның, эчемлекләрнең, консервланган яшелчә һәм җиләк-җимеш, кулдан бәйләнгән әйберләрнең бай ассортиментын тәкъдим итте. Җыелган акча шушы мәктәптә укучы сәламәтлеге белән проблемалары булган шушы мәктәп укучыларына яңа ел бүләкләре алу өчен тотылачак.
Нет комментариев