Кама Тамагы районында юлларны торгызу эше дәвам итә
Көн темасы

Кама Тамагы районында юлларны торгызу эше дәвам итә

"Татавтодр" ААҖ филиалы Кама Тамагы - Тәтеш трассасында эшли. Куйбышев Затонга кадәр 4,2 километр трассаны берьюлы берничә бригада сала. - Мастер Евгений Минин җитәкчелегендәге бригада иске полотноны фрезерлый, - ди "Татавтодор" ААҖ филиалы җитәкчесе Рамил Ганьятуллин. - Аларның бурычлары юлларның аркылы һәм буйлы авышлыгын норматив хәлгә китерү - мастер Артур...

"Татавтодр" ААҖ филиалы Кама Тамагы - Тәтеш трассасында эшли. Куйбышев Затонга кадәр 4,2 километр трассаны берьюлы берничә бригада сала.
- Мастер Евгений Минин җитәкчелегендәге бригада иске полотноны фрезерлый, - ди "Татавтодор" ААҖ филиалы җитәкчесе Рамил Ганьятуллин. - Аларның бурычлары юлларның аркылы һәм буйлы авышлыгын норматив хәлгә китерү - мастер Артур Липатов бригадасы яңа асфальт сала. Ә Рәшит Хөсәенов бригадасы юл кырыйларын нормага җиткерә. Аларның бурычы - аларны сөзәк итү, димәк, юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркынычсызлык тудыру.
Җомга һәм шимбә көннәрендә Кама Тамагы районының 3 поселогында яңа ясалма калкулыклар барлыкка килде.

Нет комментариев