Көн темасы
Кама Тамагы районында язгы кыр эшләре старт алды
Узган атнада беренчеләрдән булып кырга "Кама Тамагы"АХПның Олы Бортас бүлекчәсе механизаторлары чыкты. - Инде 13 апрельдә үк Александр Иванов туңга сөрелгән җирләрне тырмалауга чыкты, - ди бүлекчә җитәкчесе Ислам Шаһиев. - Гомумән алганда, бүлекчә буенча күпьеллык үләннәр 60 процент, туңга сөрелгән җирләр 35 процент тырмаланган. Авыл хуҗалыгы предприятиесе буенча эшләр...
Узган атнада беренчеләрдән булып кырга "Кама Тамагы"АХПның Олы Бортас бүлекчәсе механизаторлары чыкты.
- Инде 13 апрельдә үк Александр Иванов туңга сөрелгән җирләрне тырмалауга чыкты, - ди бүлекчә җитәкчесе Ислам Шаһиев. - Гомумән алганда, бүлекчә буенча күпьеллык үләннәр 60 процент, туңга сөрелгән җирләр 35 процент тырмаланган.
Авыл хуҗалыгы предприятиесе буенча эшләр яхшы бара.
- 20 апрельдә бүлекчәләрдә 6140 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр тырмаланды,-ди АХП баш агрономы Фәрит Садыйков. - Тагын аз гына калды. Туңга сөрелгән җир 2575 гектарда тырмаланды, бу планның 12 процентын тәшкил итә. Уҗымнарны тукландыру авыл хуҗалыгы авиациясе ярдәмендә башкарыла. Биредә эш тиз бара.
Ахырын газетадан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев