Кама Тамагы районында яшәүчеләр үз сүзен әйтте
Айрат Кадыйров, Олы Мәрәтхуҗа мәдәният йорты мөдире. Хезмәт сөючән, үз эшен үстерүгә теләүче кешеләр өчен республикада бөтен мөмкинлекләр дә бар. Авыл җитештерүчеләренә ярдәм йөзеннән гамәлдә булган дәүләт программалары бездә иртәге көнгә өмет тудыра. Көннән-көн авылларыбыз матурлана. Олы Мәрәтхуҗада күпфункцияле үзәк пәйда булды, авыл юлларына вак таш җәелде, урам баганаларына лампалар...
Айрат Кадыйров, Олы Мәрәтхуҗа мәдәният йорты мөдире. Хезмәт сөючән, үз эшен үстерүгә теләүче кешеләр өчен республикада бөтен мөмкинлекләр дә бар. Авыл җитештерүчеләренә ярдәм йөзеннән гамәлдә булган дәүләт программалары бездә иртәге көнгә өмет тудыра. Көннән-көн авылларыбыз матурлана. Олы Мәрәтхуҗада күпфункцияле үзәк пәйда булды, авыл юлларына вак таш җәелде, урам баганаларына лампалар куелды. Республиканың максатчан масштаблы үсеше - Рөстәм Нургали улы эше нәтиҗәсе. Мин һәркемне безнең Президентыбыз өчен тавыш бирергә өндим.
Юлия Фирсова, Затон урта мәктәбе укытучысы. Соңгы елларда республикабызда укытучыларга лаеклы шартлар булдырыла - болар мәгариф өлкәсендәге республика программалары, укытучылар өчен күпсанлы грантлар. Безнең поселогыбыз да яңарды. Мәктәбебез ремонтланды, яңа балалар бакчасы ачылды, кадет мәктәбе дә яңартылды. Шулай ук урам юллары тәртипкә китерелә, күпфатирлы торак йортлар ремонтлана, яңалары төзелә. Димәк, яшь белгечләр биредә төпләнсен өчен барысы да бар.
Гөлсем Нәҗмиева, Келәнче мәдәният йорты мөдире. Рөстәм Миңнеханов- авыл кешесе. Ул аның борчу-мәшәкатьләрен күңеле белән аңлый һәм авылда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен барысын да эшли. Халыкның телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен авыл саклый. Районда президент ярдәме белән яңа мәдәният йортлары төзелә, искеләре капиталь ремонтлана, безнең мәдәният учагыбыз да яңартылыр дигән өмет бар.
Резедә Сабирҗанова, Олы Салтыктан күп балалы ана.Мин сайлауларда президентыбыз Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирәчәкмен. Аның алдан күреп эшли белүе, җәмгыять үсешен һәръяклап аңлавы нәтиҗәсендә бездә тотрыклылык булдырылды һәм яңа югарылыкларга күтәрелү юллары билгеләнде. Республикада дуслык һәм бердәмлек хөкем сөрә, ә бу - гаиләләребезнең тулы кыйммәтле тормышы, балаларыбызны тәрбияләү һәм аларга ныклы белем бирү өчен иң мөһим шарт.
Талипов Фәргать, Олы Салтыктан пенсионер. Безнең авылда Президент программалары беренче ел гына эшләми. Юллар салына, социаль объектлар ремонтлана, суүткәргеч алыштырылды. Авылда ике суэтем башнясы бар, су белән өзеклекләр юк. Бездә мәктәп белән балалар бакчасы да яңа - бинасы күптән түгел генә төзелде. Болар барысы да авылда эшләргә һәм яхшы яшәргә мөмкинлек бирә. Мин Рөстәм Миңнехановның сайлау алды программасы белән таныштым. Аның киләчәге бар. Димәк мин үз тавышымны балаларым, оныкларым өчен бирәчәкмен.
Сергей Галиев, гипс руднигы җир асты участогы маркшейдеры. Үз тавышымны хәзерге Президент өчен бирәчәкмен. Мин аны эшләрен хуплыйм. Безнең поселокта яңа спорт мәйданчыгы, ФАП төзелде, клуб, балалар бакчасы, мәктәптә спорт залы ремонтланды. Бик яхшы яшибез,алда да шулай булуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев