Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районында 10 июльдә "Булгария" халәкәтенә бәйле кайгы митингы булып узды +ФОТО

10 июльдә Сөйки кичүе янындагы мемориаль комплекста алты ел элек "Булгария" теплоходында гомерләре өзелүчеләрне искә алу митингы үткәрелде. Еллар узса да, йөрәктәге яралар төзәлми... Аналарның балаларын, ә балаларның ата-аналарын беркайчан да күрә алмаячагын аңлап елауларын күрү аеруча авыр. Яңгыр сибәләп торса да митингка һәлак булучыларның туганнары, якыннары һәм гомумән, кеше...

10 июльдә Сөйки кичүе янындагы мемориаль комплекста алты ел элек "Булгария" теплоходында гомерләре өзелүчеләрне искә алу митингы үткәрелде.
Еллар узса да, йөрәктәге яралар төзәлми... Аналарның балаларын, ә балаларның ата-аналарын беркайчан да күрә алмаячагын аңлап елауларын күрү аеруча авыр. Яңгыр сибәләп торса да митингка һәлак булучыларның туганнары, якыннары һәм гомумән, кеше кайгысына ваемсыз калмаган кешеләр җыелган иде.
Хәтер көнендә җыелган халык батып үлүчеләр исемнәре язылган мемориаль тактага чәчәкләр, уенчыклар һәм фоторәсемнәр куйды. Митинг бер минут тынлыктан башланды. Алып баручылар арабыздан мәңгегә китүчеләрнең исемнәрен әйтеп чыкты, димәк беркем дә онытылмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев