Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районы Олы Салтык мәдәният йорты янындагы обелискында да хәтер шәме кабыздылар + фото

Илебезгә зур кайгы килүгә - Бөек Ватан сугышы башлануга 76 ел тулды. Бу көнне илебез зурлап билгеләп үтә. Олы Салтык мәдәният йорты янындагы обелискта без дә хәтер шәме кабыздык, венок куйдык. Күпме әниләр балаларын, ирләрен югалткан, күпме сабыйлар ятим калган бу кара көнне һич кенә дә онытырга мөмкин түгел. Сугыш...

Илебезгә зур кайгы килүгә - Бөек Ватан сугышы башлануга 76 ел тулды. Бу көнне илебез зурлап билгеләп үтә. Олы Салтык мәдәният йорты янындагы обелискта без дә хәтер шәме кабыздык, венок куйдык. Күпме әниләр балаларын, ирләрен югалткан, күпме сабыйлар ятим калган бу кара көнне һич кенә дә онытырга мөмкин түгел. Сугыш башланган көнне хәтерләүче әбиләребез, йөрәкләрендә уелып калган бу коточкыч көн турында хәзер дә дулкынланмый гына сөйли алмыйлар. Алар һәрберсе бу кайгылы көн турында кабат исләренә төшерделәр. Яшьлекләре нинди авыр, кыен вакытка туры килсә дә, кешеләрнең үзара дус булуларын, ярдәмләшеп яшәүләрен ассызыклап үттеләр. Соңыннан авылдашларыбыз рухына Зәйнуллина Суфия апа дога укыды. Илебез күге аяз, көннәребез тыныч булсын, бер йортка да кайгы килмәсен, бәхетле булып, тыныч тормышта яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев