Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районы Олы Салтык авыл китапханәсендә мәктәп укучыларын танылган шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел уңаеннан әдибәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды + ФОТО

18 гыйнварда Олы Салтык авыл китапханәсе китапханәчесе Гәүһәрия Заһидуллина мәктәп укучыларын танылган шагыйрә, җырлар авторы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел уңаеннан әдибәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. "Ул йөзләгән җырлары белән халык арасында популярлык казанган, шул жанрда Язучылар берлегенә кабул ителгән, татар...

18 гыйнварда Олы Салтык авыл китапханәсе китапханәчесе Гәүһәрия Заһидуллина мәктәп укучыларын танылган шагыйрә, җырлар авторы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел уңаеннан әдибәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. "Ул йөзләгән җырлары белән халык арасында популярлык казанган, шул жанрда Язучылар берлегенә кабул ителгән, татар җыр поэзиясендәге зур хезмәтләре өчен Г. Тукай премиясе белән бүләкләнгән бердәнбер хатын-кыз шагыйрә",- дип сүзен башлап җибәрде Гәүһәрия Карибулла кызы. Балаларны шагыйрәнең үзенчәлекле язмышы битараф калдыра алмады, әңгәмә аның иҗаты белән кызыксынуга этәргеч бирде. Соңыннан катнашучыларга бердәм китап укучы билетлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев