Көн темасы
Кама Тамагы районы мәгариф идарәсе мәктәп укучылары арасында шигырь укучылар бәйгесе үткәрде (фоторепортаж)
Агымдагы елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. Тукай - татар халкының җаны ул. Кыска гына гомерендә үзеннән соң бай, үлемсез иҗат калдырды. Һәр ел саен аның туган көне зурлап билгеләп үтелә. Район мәгариф идарәсе ел саен сәләтле балаларны ачыклау, татар теленә кызыксыну уяту, балаларга эстетик һәм...
Агымдагы елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. Тукай - татар халкының җаны ул. Кыска гына гомерендә үзеннән соң бай, үлемсез иҗат калдырды. Һәр ел саен аның туган көне зурлап билгеләп үтелә.
Район мәгариф идарәсе ел саен сәләтле балаларны ачыклау, татар теленә кызыксыну уяту, балаларга эстетик һәм патриотик тәрбия бирү, аларны мәдәни кыйммәтләргә тарту максатларында мәктәп укучылары арасында шигырь укучылар бәйгесе үткәрә.
«И туган тел, и матур тел...» - шул исемдә 20 апрельдә район мәдәният йортында шигырь укучылар конкурсы үткәрелде.
Анда район мәктәпләреннән 76 укучы катнашты. Чара алдыннан мин укучылар белән аралашып, аларга Тукай иҗатын ни өчен яратасыз, дигән сорау бирдем.
Альбина Заһидуллина, Олы Салтык урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы: "Тукайның "Туган тел" җырын әнием миңа бишектә көйләгән. Ул хәзер татар халкының гимнына әверелде. Шулай ук аның "Су анасы", "Шүрәле" шигырьләрен тыңлап үстек. Аның шигырьләре үзенчәлекле".
Илья Петухов, Затон кадет мәктәбенең 5 сыйныф укучысы: «Мин татар телен икенче ел өйрәнәм. Бу фәннән безгә Мәйсәрә Идрисова укыта. Аның иҗаты безгә бик ошый. Шигырь-әкиятләрен күбрәк укыйсы, беләсе килә».
Регина Нафигова, Рәзилә Бикмуллина, Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары: "Тукай иҗаты безне белем алырга, эш сөяргә, әти-әнине хөрмәт итәргә, дус-тату яшәргә өйрәтә".
Бәйге 4 яшь төркемендә үткәрелде - мәктәпкәчә яшьтәге төркем, башлангыч, урта һәм югары сыйныфлар төркемендә.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында беренче урынны Таңсылу Төхвәтуллина алды. Яшь булуына карамастан, ул күләмле "Су анасы" шигырен сөйләде. Икенче урында Самир Кәримуллин, өченче урында Богдан Джепов - алар барысы да "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр. Башлангыч сыйныфлар арасында Кама Тамагы татар урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Рәзилә Бикмуллина беренче урынны яулады, икенче һәм өченче урыннарны Сөйки мәктәбеннән 4 сыйныф укучысы Әдилә Хәйретдинова һәм Кама Тамагы урта мәктәбеннән 4 сыйныф укучысы Анастасия Кузнецова бүлеште.
Урта сыйныф укучылары арасында Кама Тамагы татар урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Зәринә Заһидуллина сәнгатьле итеп шигырь сөйләве белән барысын да таң калдырды, икенче урында Олы Салтык урта мәктәбе укучылары Марсель Зәйнуллин һәм Альбина Заһидуллина, өченче 2 урынны Олы Кариле урта мәктәбеннән 7 сыйныф укучысы Нәркизә Заһирова һәм Кама Тамагы татар урта мәктәбеннән Рузилә Хуҗина бүлеште.
Өлкән сыйныфлар арасында жюри бер урын гына бирергә карар итте, аңа Иске Казиле урта мәктәбе укучысы Камилә Ганибаева лаек булды. Мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Нурзия Җиһаншина җиңүчеләргә бүләкләр, барлык катнашучыларга грамоталар тапшырды.
Конкурс барлык катнашучыларның бергәләп "Туган тел" җырын башкаруы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев