Көн темасы
Кама Тамагы районы Каратал авылындагы янгынга каршы хезмәтнең Апас отряды аерым посты инде алтынчы ел якындагы торак пунктларда яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итә
Иминлекне 11 хезмәткәр һәм 2 хәрби машина саклый. Сменада бер хезмәткәр һәм бер машина йөртүче кизү тора. - Быел вакыйгалар аз булмады, - ди бүлек командиры Илгизәр Сафин. - Соңгы вакыйга 18 сентябрьдә Даныш авылында булды. Печән кибәненә капкан утны вакытында сүндерергә өлгердек. Илгизәрне армия хезмәтен үтәп кайтуга аерым постка...
Иминлекне 11 хезмәткәр һәм 2 хәрби машина саклый. Сменада бер хезмәткәр һәм бер машина йөртүче кизү тора.
- Быел вакыйгалар аз булмады, - ди бүлек командиры Илгизәр Сафин. - Соңгы вакыйга 18 сентябрьдә Даныш авылында булды. Печән кибәненә капкан утны вакытында сүндерергә өлгердек.
Илгизәрне армия хезмәтен үтәп кайтуга аерым постка эшкә чакыралар. "Бу чын ир-егетләр һөнәре, мин һәрвакыт кешеләргә ярдәм итү турында хыялландым, - ди ул горурланып. - Әмма шулай да бүгенге көн янгын сүндерү хезмәтенең төп бурычы - кисәтү. Янгынны кисәтү максатыннан безнең хезмәткәрләр йорт хуҗалары белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында аңлату әңгәмәләре үткәрә. Гражданнарга көнкүрештә янгын куркынычсызлыгының төп чаралары, мич һәм электр приборларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, ачык ут белән эш итү кагыйдәләре хакында искә төшерәбез, янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча белешмәлекләр таратабыз".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев