Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районы Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбендә онытылмаслык очрашу кичәсе булып узды + ФОТОРЕПОРТАЖ

Кичә "Бер күрешү -үзе бер гомер" дип атала. Монда көтеп алган мөхтәрәм кунакларыбыз, олы йөрәкле, гаҗәеп талантлы, киң күңелле язучыларыбыз Данил Салихов, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Газинур Морат, Искәндәр Сираҗи, Хәбир Ибраһимов һәм безнең якташыбыз, юбилярыбыз Рәдиф Сәгъдиев та килгән иде. Очрашуда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, районыбызның муниципаль...

Кичә "Бер күрешү -үзе бер гомер" дип атала. Монда көтеп алган мөхтәрәм кунакларыбыз, олы йөрәкле, гаҗәеп талантлы, киң күңелле язучыларыбыз Данил Салихов, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Газинур Морат, Искәндәр Сираҗи, Хәбир Ибраһимов һәм безнең якташыбыз, юбилярыбыз Рәдиф Сәгъдиев та килгән иде. Очрашуда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, районыбызның муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Газинур абый Габидуллин да катнашты.

Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кадрия апа Гарәфиева алып барды. Гөлзидә апа Булатова әзерләгән концерт номерлары килгән кунакларның күңеленә хуш килде. Кичә кызганнан кыза барды. Мәктәбебезнең директоры Халит Бәдретдин улы Гыйлметдинов якташыбыз Рәдиф Нәҗип улы Сәгъдиевны үткән юбилее белән котлап узды. Аннан соң сүзне мөхтәрәм кунагыбыз, үзенең көчле, матур тавышы белән күп укучыларны үзенә тартып торучы җор телле, мөлаем,Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе Данил Хабибрахман улы Салихов язучыларның һәрберсенә тукталып, аерым бәя биреп китте. Без шул кадәр дикъкать белән, йотылып, тыңлап утырдык. Шундый җылы очрашу, күңелдә мәңге истә калырлык. Ә язучы абыйларыбызның юмор катыш чыгышлары, матур шигырьләре, ул эпиграммалар һәм пародияләре искиткеч, тыңлап утырулары шундый рәхәт!Алар шундый итеп безнең якташыбыз Рәдиф абыйны мактадылар,аның талантлы драматург, оста язучы булуын да гел уңай яктан гына бәяләп үттеләр. Хәтта аның соңгы чыккан китабын кулга тотып укыйсы килә башлады.

Хәзер сүзне мәктәбебезнең яшь хәбәрчеләренә бирәбез, дигәч, без шатланып, Рәдиф абыйга багышлап язган шигырьләребезне укыдык. Язучы абыйларыбыз безнең шигырьләребезне бик яраттылар, дәррәү кул чаптылар. Юбилярыбыз Рәдиф абыйга "Безнең мәктәп"дигән газетабызны бүләк итеп биргәч, аның күзләренә хәтта яшьләр килде. Соңыннан без аларга үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап алдык, әңгәмә тагын да кызыклы булды. Кызыклы очрашу "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Татар милләте өчен янып йөргән язучыларыбыз безнең күңелләребездә мәңге онытылмас. Бер күрешү - үзе бер гомер бит.Аларның истәлекле бүләкләрен, алар белән төшкән фото-сурәтләрне без кадерләп сакларбыз, аларның теләкләрен үтәрбез, якташ язучыларыбыз белән без һәрвакыт горурланырбыз.

Габидуллина Язилә,

Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы

Горурланам туган ягым белән!

Басып торам Лабач ярларында

Еракларга китә уйларым.

Күңелемнән барлыйм бар җиһанда

Эз калдырган якташ улларын.

Фатих, Мөхәммәт, Туфаның белән

Данлыклы син, әй, туган халкым.

Рәдифләрең, Флюраларың белән

Җиргә җыр да, моң да тараттың.

Горурланам туган ягым белән

Әле ярый монда туганмын

Туган халкым оныта алмас

Үзенең кыз һәм улларын.

Габидуллина Язилә

ъ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев