Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районы Иске Казиле мәдәният йортында Искечә яңа елны каршы алу + фото

Быел искечә Яңа елны каршылау көннәрендә миңа туган авылым Иске Казиледә булырга туры килде. Һәм, әлбәттә инде, туганнарым, авылдашларым мине бәйрәм чараларында катнашырга чакырдылар. Авылдагы бәйрәм - ул шәһәрдәге бәйрәм түгел шул инде: биредә барысы да бер-берсен беләләр,кемнең нәрсәгә сәләте барлыгын да сизеп торалар. Көндез Кыш бабай һәм Кар кызын...

Быел искечә Яңа елны каршылау көннәрендә миңа туган авылым Иске Казиледә булырга туры килде. Һәм, әлбәттә инде, туганнарым, авылдашларым мине бәйрәм чараларында катнашырга чакырдылар.

Авылдагы бәйрәм - ул шәһәрдәге бәйрәм түгел шул инде: биредә барысы да бер-берсен беләләр,кемнең нәрсәгә сәләте барлыгын да сизеп торалар. Көндез Кыш бабай һәм Кар кызын утыртып, елгыр атлар белән авыл урамнарын әйләнделәр. Кышкы тынлыкны ярып, җиһанга гармун моңнары таралды, аларга җыр авазлары, уен-көлке кушылды. Монысы - авылдашларга иске стиль буенча Яңа елны каршылау көне килеп җиткәнлеген искәртү иде.

Кич җиткәч, мәдәният йорты каршындагы чыршы утлары кабынгач, авылдашлар, үзләре белән яхшы кәефне алып, бергә җыелдылар. Әкият геройлары, Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар. Нәкъ бала чактагыча, кулга-кул тотынышып, әйлән-бәйлән җырларын башкардылар. Урамда да, мәдәният йорты эчендә дә бик матур итеп чыршылар бизәлгән бит, ничек инде алар тирәсендә күңел ачмаска?! Бу бәйрәм тагын бер елдан гына кабатланачак бит әле.

Битләр алсуланганчы биеп-җырлап күңел ачканда курше Каратал һәм Атабай авылларыннан бизәлгән атларга төялеп, тагын кунаклар килеп төште. Ул арада Иске Казиле авылы җирлеге башлыгы Илдус Хатыйп улы Сәгъдиев та килеп керде. Ул җыелган барча кунакларны, авылдашларны Яңа елга аяк басуыбыз белән котлады, изге теләкләрен җиткерде.

Гади генә шушы бәйрәмне матур итеп оештыра һәм үткәрә белгән җитәкчеләргә, авылдашларга сокланып карыйм. Үз яшәешеңне үзең матурлап яшәсәң генә тормыш матур була. Ә Иске Казилеләр - нәкъ менә шундыйлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев