Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районы буенча тавыш бирергә халыкның 97 проценты килгән

Агымдагы елда сайлаучылар исемлегендә 13188 кеше теркәлгән. 18 яше тулган 173 яшь кеше беренче тапкыр сайлау участокларына тавыш бирергә килде. Алар өчен сайлау комиссияләре бүләккә шоколад әзерләгән. Районда сайлаулар барышында дүрт партиядән: "Бердәм Россия", "Гадел Россия", "ЛДПР", КПРФтан 165 күзәтүче теркәлде. Кама Тамагы штпдагы 1647 нче һәм 1650 нче иң...

Агымдагы елда сайлаучылар исемлегендә 13188 кеше теркәлгән. 18 яше тулган 173 яшь кеше беренче тапкыр сайлау участокларына тавыш бирергә килде. Алар өчен сайлау комиссияләре бүләккә шоколад әзерләгән. Районда сайлаулар барышында дүрт партиядән: "Бердәм Россия", "Гадел Россия", "ЛДПР", КПРФтан 165 күзәтүче теркәлде. Кама Тамагы штпдагы 1647 нче һәм 1650 нче иң зур сайлау участокларында сайлаучылар саны 1000 кешегә җитте.
Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район мәдәният йортында урнашкан 1649 нчы сайлау участогына беренчеләрдән булып тавыш бирергә килде.
- Районда каматамагылылар белән бергә сайлауларда катнашу өчен яшәү урыны буенча сайлау участогыннан башка урында тавыш бирү таныклыгын махсус алдым. Шунысы шатлыклы, кешеләр сайлауга яхшы кәеф белән килә.
Бизнес-үзәктә урнашкан сайлау участогына иртәнге сәгать 9.00гә халык күп җыелды. Бер сәгать эчендә исемлектәге сайлаучыларның 5тән бер өлеше тавыш биргән иде инде.
- Мин һәрвакыт сайлауларга киләм, - ди Кама Тамагы штпда яшәүче Роза Гомәрова. - Бу барыннан да элек балаларыбыз өчен кирәк. Без киләчәк турында уйлыйбыз, димәк, карарны бүген үк кабул итү мөһим.
18 сентябрьдә районның сайлау участокларында 39 полиция хезмәткәре эшләде.
- Сайлаулар вакытында районда Югары Ослан полиция бүлегеннән 18 хезмәткәр һәм ТР ЭЭМ резервыннан тагын 21 хезмәткәр дежур торды, - диде полиция бүлеге җитәкчесе Алексей Васильев.
Моннан тыш, районның ГО һәм ГХ, шулай ук Сөйки, Каратал, Тәмте авылларындагы аерым пост хезмәткәрләре сайлау участокларындагы куркынычсызлыкны күзәтте.
Төш вакытында Кама Тамагы штпга район кураторы, Татарстан МЧС башлыгы Рафис Хәбибуллин килде. Ул район мәдәният йортындагы сайлау участогында тавыш бирде. Аның белән МР башлыгы Павел Лоханов та килгән иде. Рафис Җәүдәт улы районда тавыш бирү барышы белән танышты. Бу вакытка 1649 нчы сайлау участогында сайлаучыларның 53%ы тавыш биргән иде инде.
Барлык сайлау участокларында да бу көнне музыка уйнады, сәүдә оештырылды. Райпо һәм "Уют" сәүдә челтәрләре сайлаучыларга камыр ризыклары, тәм-томнар тәкъдим итте. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар кайбер участокларда кечкенә концертлар оештырды.
Лев Александрович Митрофанов быел үзенең 88 яшен билгеләп үтте. Ул һәрчак сайлауларга килә, авылдашлары өчен аның актив тормыш позициясе үрнәк булырлык. Агымдагы елда сайлау участогына аның белән бергә Сургуттан кайткан кызы һәм кияве дә килде.
- Алдан кунакка кайтканда башка урында тавыш бирү таныклыгын алып кайтырга куштым. Менә хәзер бергәләп тавыш бирергә килдек. Бу илебездә яшәүче һәр гражданинның хокукы гына түгел, бурычы да әле.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев