Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районы Балчыклы авылы мәчетендә Мәүлид бәйрәме үткәрелде

Динебездә иң үзенчәлекле бәйрәмнәрнең берсе - Мәүлид бәйрәме - сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән көне. Пәйгамбәребез безгә хак юл күрсәтү, иманга өндәү, тәрбияле тормыш белән дөнья көтүнең бәхеткә илтүен аңлатып бирү өчен илче итеп җибәрелгән. Шушы изге бәйрәмебезнең әhәмиятен аңлату, әхлакый тәрбия бирү, хак динебез...

Динебездә иң үзенчәлекле бәйрәмнәрнең берсе - Мәүлид бәйрәме - сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән көне.
Пәйгамбәребез безгә хак юл күрсәтү, иманга өндәү, тәрбияле тормыш белән дөнья көтүнең бәхеткә илтүен аңлатып бирү өчен илче итеп җибәрелгән. Шушы изге бәйрәмебезнең әhәмиятен аңлату, әхлакый тәрбия бирү, хак динебез юлына өндәү максатында, Балчыклы авылы җирле иҗтимагый үзидарәсе тарафыннан Балчыклы авылы мәчетендә Мәүлид бәйрәме үткәрелде.
Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Радик Солтан улы Сәгъдиев авылдашларын бу күркәм бәйрәм белән котлаудан ачты. Авылның имам-хатибы Рәшит Хатыйп улы Галиев эчтәлекле вәгазь укыды, Мәүлид бәйрәменең килеп чыгышы турында сөйләде, Коръән укыды, соңыннан күңелләргә үтеп керерлек мөнәҗәтләр, Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтелде. Бәйрәм кичәсе мул итеп әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте. Авылдашларыбыз барыннан да канәгать булып, аш-су әзерләүчеләргә, бәйрәмне оештыручыларга исәнлек-саулык теләп, алдагы елларда да шулай очрашсак иде, дигән изге теләк белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев