Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районы авыллары һәм поселоклары көннән-көн төзекләнә, матурлана бара

Монда район халкының да керткән өлеше зур. Аларның тырышлыгы игътибарсыз калмый. Республика көненә багышланган бәйрәмдә МР башлыгы Павел Лоханов төзекләндерү буенча актив эш башкарганы өчен район үзәгендә яшәүче Сергей Гранцовка Мактау кәгазе һәм бүләк тапшырды. Бу җәйдә Сергей Гранцов Кама Тамагы штп башлыгы урынбасары Владимир Сороковнинга Островский һәм Полевая урамнары...

Монда район халкының да керткән өлеше зур. Аларның тырышлыгы игътибарсыз калмый.


Республика көненә багышланган бәйрәмдә МР башлыгы Павел Лоханов төзекләндерү буенча актив эш башкарганы өчен район үзәгендә яшәүче Сергей Гранцовка Мактау кәгазе һәм бүләк тапшырды.
Бу җәйдә Сергей Гранцов Кама Тамагы штп башлыгы урынбасары Владимир Сороковнинга Островский һәм Полевая урамнары кисешкән урындагы чокырны ком белән каплау тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Шунысы яхшы - бу вакыт поселокта стадион төзелеше буенча актив эшләр бара иде. Стадион мәйданын тигезләү өчен җирнең беркадәр өлешен алырга туры килгән. Туфрак төялгән йөк машиналарын Владимир Павлович чокырны күмәргә җибәргән. Алга таба башка объектлардагы төзелеш эшләре барышында артык туфракны да шулай ук бу чокырга китереп бушатканнар. Нәтиҗәдә гомуми көч белән 15 метр территория күмелгән.
- Без бу урында балалар мәйданчыгы ясарга булдык, - ди Сергей Гранцов. - МСУ безгә ике фонарь бирде, без аларны урам баганаларына тоташтырдык, зур булмаган плитәләр табылды, алардан сукмак түшәдек. Спонсорлар таган, эскәмияләр бүләк итте, узган ялларда биредә яшәүчеләр аларны бик теләп урнаштырды. 6 сентябрьдә инде бу мәйданчыкта балалар уйный, әбиләре аларны күзәтеп утыра иде.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев