Кама Тамагы Олы Кариле  авылында "Авыл көне"  бәйрәме үтте+ФОТО
Көн темасы

Кама Тамагы Олы Кариле авылында "Авыл көне" бәйрәме үтте+ФОТО

22 июль көнне Олы Кариле авылында зур бәйрәм-Авыл көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә авылдашлар, шәһәрдән кунаклар, якын-тирә авыллардан да дуслар-туганнар җыелды. Күңелле җырлар, матур,шаян биүләр кәефне тагын да күтәрде. Төрле бәйгеләр, ярышлар да бәйрәмне ямьләндерде. Балалар арасында "Туган авылым" дип исемләнгән рәсем конкурсы; хатын-кызлар арасында "Иң яхшы хуҗабикә" кулинария осталыгы буенча...

22 июль көнне Олы Кариле авылында зур бәйрәм-Авыл көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә авылдашлар, шәһәрдән кунаклар, якын-тирә авыллардан да дуслар-туганнар җыелды. Күңелле җырлар, матур,шаян биүләр кәефне тагын да күтәрде.

Төрле бәйгеләр, ярышлар да бәйрәмне ямьләндерде. Балалар арасында "Туган авылым" дип исемләнгән рәсем конкурсы; хатын-кызлар арасында "Иң яхшы хуҗабикә" кулинария осталыгы буенча бәйге; кул эшләре осталыгы буенча күргәзмә -бәйге; балалар һәм зурлар арасында төрле номинацияләр буенча сәнгать осталыгы буенча бәйге; "Иң төзек хуҗалык", "Иң чәчәкле йорт", "Иң матур өй" бәйгесенә йомгаклар ясалды.


Нет комментариев