Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Павел Лоханов янгын сагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һәнәри бәйрәмнәре белән котлый

Хөрмәтле янгын сагы хезмәткәрләре һәм ветераннар! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Янгын сагы хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Сезнең хезмәт һәрвакыт иң куркыныч, әмма иң игелекле хезмәтләрнең берсе булды. Батыр һәм курку белмәс кешеләр, үзләренең сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, игелекле эшне намус белән башкарып чыга, кеше гомерләрен һәм материаль байлыкны...

Хөрмәтле янгын сагы хезмәткәрләре

һәм ветераннар!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Янгын сагы хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

Сезнең хезмәт һәрвакыт иң куркыныч, әмма иң игелекле хезмәтләрнең берсе булды. Батыр һәм курку белмәс кешеләр, үзләренең сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, игелекле эшне намус белән башкарып чыга, кеше гомерләрен һәм материаль байлыкны уттан саклап кала. Куркыныч турында беренче сигнал керүгә зур осталык, фидакарьлек күрсәтеп, экстремаль шартларда дөрес юл таба белә.

Кама Тамагы районында яшәүчеләр тыныч яши ала - алар югары квалификацияле белгечләр, теләсә-кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер булган чын һөнәриләрнең ышанычлы саклавында яши.

Көндәлек киеренке хезмәтегез, югары һөнәрилелегез, батырлык һәм оперативлык күрсәтүегез өчен барлык янгын сагы хезмәткәрләренә, ирекле янгын сүндерүчеләргә зур рәхмәт. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, авыр хезмәтегездә уңышлар телим.

П.Н.Лоханов,

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев