Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне белән котлый

15 февраль - Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне Хөрмәтле сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы ветераннар! Сезне Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне белән чын күңелдән котлыйм. Бу истәлекле көн совет гаскәрләренең Әфганстан территориясеннән чыгарылуы, сугыштан кайтмаган әфганчы-сугышчыларның батырлыгы, шулай ук сугышчан хәрәкәтләр чорында илебездән читтә,...

15 февраль - Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне
Хөрмәтле сугыш хәрәкәтләрендә
катнашучы ветераннар!
Сезне Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне белән чын күңелдән котлыйм.
Бу истәлекле көн совет гаскәрләренең Әфганстан территориясеннән чыгарылуы, сугыштан кайтмаган әфганчы-сугышчыларның батырлыгы, шулай ук сугышчан хәрәкәтләр чорында илебездән читтә, планетаның төрле почмакларында хезмәт иткән ватандашларыбызны искә алу белән бәйле.
Хәрби бурычын туган илебездән читтә намус белән үтәгән һәм үтәүче һәркемгә рәхмәт белдерәм.
Сугышчан бурычын үтәгәндә һәлак булган солдатларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Алар мәңге безнең күңелләрдә калыр.
Ватаныбызга чын каһарманнар, бер дигән уллар тәрбияләп үстергән аналар алдында баш иям.
Хөрмәтле сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы ветераннар! Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм бәхет, тыныч тормыш телим.
П.Н.Лоханов,
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев