Хөрмәтле социаль тармак хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң ихлас теләкләрне кабул итегез. Бу көнне без һәр көн үзенең хезмәте белән мохтаҗларга, өлкән кешеләргә, инвалид һәм ветераннарга булышучыларны, гаилә иминлеген булдыру буенча эш алып баручылар, ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны кайгыртучыларны хөрмәтлибез. Сезнең ярдәм авыр тормыш хәлендә калучыларга бик...
Көн темасы
Язылыгыз
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы социаль тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәме белән котлый
Хөрмәтле социаль тармак хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң ихлас теләкләрне кабул итегез. Бу көнне без һәр көн үзенең хезмәте белән мохтаҗларга, өлкән кешеләргә, инвалид һәм ветераннарга булышучыларны, гаилә иминлеген булдыру буенча эш алып баручылар, ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны кайгыртучыларны хөрмәтлибез. Сезнең ярдәм авыр тормыш хәлендә калучыларга бик кирәк. Игелекле хезмәтегез, сабырлыгыгыз, шатлык-кайгыларны уртаклашуыгыз, авыр минутларда ярдәмгә килергә әзер булуыгыз өчен рәхмәт Сезгә!
Барлык уй-хыялларыгыз, районыбыз үсеше өчен башкарган барлык эшләрегез чынга ашсын. Бәхет, нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч, иминлек белән якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп булсын.
Республиканың барлык яңалыклары МАКСта.
Нет комментариев