Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы балаларының җәйге ялы ничек оештырылачак

Бу җәйдә балаларыбызның кайда һәм ничек ял итә алуы, балалар һәм яшүсмерләрнең ялын оештыру белән кем шөгыльләнүе, аларның иминлеге өчен кем җаваплы булачагы турында мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәров сөйли: - Районда балалар ялын оештыру программасы буенча 184 балага исәпләнгән 6 мәктәп лагере ачу планлаштырыла, алар көндез эшләячәк. Кама Тамагы...

Бу җәйдә балаларыбызның кайда һәм ничек ял итә алуы, балалар һәм яшүсмерләрнең ялын оештыру белән кем шөгыльләнүе, аларның иминлеге өчен кем җаваплы булачагы турында мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәров сөйли:


- Районда балалар ялын оештыру программасы буенча 184 балага исәпләнгән 6 мәктәп лагере ачу планлаштырыла, алар көндез эшләячәк. Кама Тамагы урта мәктәбендә - 80, Тәмте мәктәбендә - 15, Затон мәктәбендә - 50, Иске Казиле мәктәбендә - 15, Рудник мәктәбендә - 14, Кама Тамагы татар урта мәктәбендә 10 балага исәпләнгән мәктәп яны лагерьлары, шулай ук өч мәктәп - Кама Тамагы, Тәмте, Затон мәктәпләрендә хезмәт һәм ял лагерьлары оештырыла, аларда барлыгы 80 бала ял итәчәк.

"Идел" район лагеренда 75 бала ял итү планлаштырыла. Барлыгы мәгариф системасы лагерьларында 369 укучының ялы оештырыла. Ел саен берничә бала Кара диңгездә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы лагерьларында ял итә.

Көндезге мәктәп яны лагерьлары 1 июньнән, "Идел" лагере 20 июньнән ачыла. "Идел" сәламәтләндерү лагерена юллама 14 710,5 сум тәшкил итә, ата-ана түләве - 2 207,00 сум. Профильле сменага юллама бәясе - 12 587,4 сум, ата-ана түләве - 1 888,00 сум. Көндезге мәктәп яны лагерьларына юллама бәясе - 3 072,3 сум, ата-ана түләве - 461 сум.

Көндезге мәктәп ягы лагерьларында смена озынлыгы - 21 көн, хезмәт һәм ял лагерьларында - 18, "Идел" район лагеренда гадәти смена - 21, профильле смена - 18 көн. Бу вакыт укучылар өчен спорт һәм күңел ачу чаралары, район туган якны өйрәнү музеена, Красновидоводагы М.Горький исемендәге музейга , "Долгая Поляна" тыюлыгына, Казанга, Болгар, Свияжскка экскурсияләр оештырылачак.

Каникуллар чорында иминлекне тәэмин итү, балалар травматизмын һәм бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан мәктәпләрдә педагоглар белән киңәшмәләр уздырылачак. Һәр ел саен безгә бу эштә МЧС, ГИМС, РОВД, ЮХИДИ, үзәк хастаханә, Роспотребнадзор, РЭС хезмәткәрләре ярдәм итә. Балалар төркемнәрен транспортта йөрткәндә куркынычсызлык чаралары күрелә.

18 майда мәктәптән тыш эшләр үзәгендә лагерь җитәкчеләрен һәм педагогларын, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларын, белем бирү оешмаларының оештыручы-педагогларын хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, сулыкларда иминлек белән тәэмин итү һәм санитар-гигиена таләпләре буенча укыту оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев