Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юбилей зур булмаса да, уңышлары әһәмиятле

«Татавтодор» АҖ филиалы 2008 елда оештырылган.

Ул «Татавтодор» ПРСО Кама Тамагы филиалының хокукый варисы була.

2014 елда предприятие заманча ангарлар, остаханәләр, эшчеләр өчен ял итү урыны һәм душ бүлмәсе белән җиһазландырылган базага күчте.

Бүген биредә 50 дән артык кеше эшли, нигездә эшчеләр тәшкил итә, процессны ике мастер, ике бригадир, предприятие җитәкчесе һәм аның урынбасары контрольдә тота.

Җитәкче состав профильле белемгә ия.

Филиал берничә төрдәге юл эшләрен башкара: юллар төзү, ремонтлау һәм аларны тәртиптә тоту, эш процессына 21 берәмлек техника җәлеп ителгән.

2022 елда предприятиегә “КамАЗ” һәм “МТЗ-1221” базасында яңа КДМ бирелгән.

– Предприятие кышка әзер, ком-тоз катнашмасы тулы күләмдә әзерләнгән – якынча 10 мең тонна, шул ук вакытта ком-тоз катнашмасының яртысы ябык ангарда саклана, - ди юл идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Дәүләтшин.  - Минемчә, безнең предприятиедә эшчеләр өчен бик яхшы шартлар булдырылган – барысы да махсус кием, бушлай туклану белән тәэмин ителгән, Чаллы авылыннан эшчеләрне вахта микроавтобусы китерә, калганнары базага үзләре килә, ә объектка алар шулай ук вахта автобусы белән баралар.

– Элек юл идарәсенә эшкә урнашу авыр иде. Предприятие абруйлылардан санала. Хәзер эшкә урнашу мәсьәләсе ничек?

– Эшкә керергә теләгән кешеләр анкета тутыралар, әңгәмә узалар. Эшчеләрне эшкә алу юл идарәсе җитәкчесе белән, ә мастерларны алу Апас филиалы җитәкчесе белән килештерелә. Кирәк булганда, алар Апаста өстәмә әңгәмә узалар.

– Сезнең участок алдында нинди бурычлар тора?

– Кыш көне район автотрассалары буенча өзлексез хәрәкәтне тәэмин итү, җәй көне сыйфатлы төзелеш һәм ремонт эшләре, сезон арасында юлларны ремонтлау.

– Соңгы елларда предприятие эшендә нинди үзгәрешләр барлыкка килде?

– Бүген яңа юлларның сыйфатына таләпләр бик югары. Юлның һәр катламы катгый контрольдә тотыла. Технологик таләпләргә туры килү өчен һәр катламның биеклеге, тыгызлыгы, җирдән алып асфальт белән тәмамланган өслеге тикшерелә. Болар барысы да күпкә озаграк хезмәт итә торган сыйфатлы юллар булдыруга юнәлтелгән.

– Бүгенге көндә район юлларының кайсы участоклары зур игътибар таләп итә?

– Болар – ХПП борылышыннан алып Яңа Салага кадәр, Олы Салтыкка һәм Олы Карамалга керү юллары, гомумән алганда, 10 километр тирәсе. Бу участокларда яңа юллар төзү таләп ителә. Юл фондының калган өлеше яхшы хәлдә, кирәк булса, агымдагы ремонт эшләре уздырыла.

Быел «Татавтодор» АҖ Апас филиалының яңа оешкан Кама Тамагы участогы предприятиесе үзенең 15 еллыгын билгеләп үтә. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан бу коллективка Кама Тамагы халкының тормыш сыйфатын яхшырту эшендә яңа уңышлар телисе килә. Юлларыбыз сыйфатлы һәм куркынычсыз булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев