Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язгы ташуга әзер бул!

Урамда календарь язының ярты ае тәмам. Су басуга бәйле гадәттән тыш хәлләргә әлегә алшартлар булмаса да, аңа алдан әзерләнеп тору мәслихәт.

Бер ай элек муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов «Кама Тамагы муниципаль район территориясендә 2012 елгы язгы ташуны кисәтү һәм аны бетерү чаралары турында»гы карарга кул куйган иде. Аның нигезендә оешма җитәкчеләре белән килешенеп, ташу суларына каршы тору чараларын оештыру буенча комиссия составы, су басу нәтиҗәләрен кисәтү һәм бетерү өчен кирәкле техника исемлеге расланды, бу эшкә тартылган хезмәтләр һәм җирлекләр җитәкчеләренә урыннарда материаль һәм финанс чараларының кирәкле резервын формалаштыру, ташу суларына каршы тору комиссияләре төзү, күзәтү постлары һәм башка төр чаралар оештыру тәкъдим ителде.

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм халыкны, торак, хуҗалык итүче объектларны, гидротехник корылмалар, юллар һәм күперләрне, электр тапшыруы линияләрен саклау максатында язгы ташу чорына күп санлы хезмәтләр һәм предприятиеләр: гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Татавтодор» ААҖ Апас филиалы Кама Тамагы ДРСУ, Россия МВД «Югары Ослан» муниципальара бүлекнең Кама Тамагы полиция бүлекчәсе, РУЭС, коммуналь челтәрләр, РЭС, ЦРБ, Роспотребнадзор, комплекслы газ хезмәте, «Благоустройство» ООО һәм башка кайбер хезмәтләр көче һәм чаралары эшкә тартылачак.

«Татавтодор» ААҖ Апас филиалының Кама Тамагы юл ремонтлау-төзү участогы коллективына язгы ташуга бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмау буенча зур әзерлек эше үткәрәсе бар, чөнки Кама Тамагы-Казан, Кама Тамагы-Апас һәм Кама Тамагы- Тәмте үзәк юлларында гына да дистәдән артык күпер, төрле диаметрдагы һәм куәттәге 80гә якын су үткәргеч торбалар бар. Һәм бу торак пунктлардагы һәм аларга килү юлларын исәпкә алмыйча.

Хәзерге вакытта юлчыларның ике бригадасы күперләрне, тукталыш павильоннарын, юл кырыйларын кардан чистарта, соңрак су үткәргеч торбаларны кардан арындырачаклар.

Вячеслав Липатов җитәкчелегендәге шофер Корбан гыймадиев, эшчеләр Данил Баев, Раушан Әхмәтҗанов һәм Константин Захаркин составындагы бригада һәр көнне трассага чыга.

соңгы көннәрдә буран белән яуган кар эшне катлауландыра.

- Күперләрне кардан чистартабыз гына, аны тагын кар күмеп китә, - ди юлчылар, - әмма аны чистарту - безнең эш.

Синоптиклар киләсе атна башында көннәр җылытачак дип хәбәр итә, теләсә кайсы вакытта ташу төшәргә мөмкин һәм аңа әзер торырга кирәк.

Рәсемдә: юлчылар бригадиры Вячеслав Липатов та, шофер Корбан гыймадиев та кар чистартканда читтән карап торучылар түгел. Бригаданың башка әгъзалары белән бергә кулларына көрәк алып, техника үтә алмаган тар урыннарны кардан чистарталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев