Көзге-кышкы чор башлану белән торак секторда янгыннар саны кискен арта.
Өйләрендә җылылык сакларга тырышып, кешеләр электр җылыту приборларын, газ плитәләрен, духовкаларны кулланалар, алар билгеле бер шартларда янгын китереп чыгарырга һәм, сәламәтлекккә зыян салырга, яки кешеләрнең үлеменә сәбәп булырга мөмкин.
- Янгынның иң еш очрый торган сәбәбе нәрсә?
- Янгыннарның иң киң таралган сәбәбе - көнкүреш электр җылыту приборларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, - диде МОНД өлкән инспекторы Роман Горбунов. - Проблемаларны булдырмас өчен приборларны эксплуатацияләүнең төп кагыйдәләрен истә тотарга һәм үтәргә кирәк.
1. Электр үткәргечләрнең, розеткаларның, щитларның һәм штепсель чәнечкеләренең төзеклеген даими рәвештә тикшерергә.
2 Төнгә электр җылыткычларын кабызмаска, шулай ук аларны кием киптерү өчен кулланмаска.
3. Электр җылыткычны пәрдәләрдән һәм җиһазлардан куркынычсыз ераклыкта урнаштырырга кирәк.
Өйдә берничә электр җылыту приборын кабызганда, электр челтәренә йөкләнеш арта. Шул ук вакытта изоляциянең җимерелүе һәм электрүткәргечтә кыска ялганыш булырга мөмкин, ул янгын китереп чыгара. Сәбәбе үткәргечнең табигый искерүе яки аны артык йөкләнеш белән озак вакыт эксплуатацияләү булырга мөмкин.
Килеп чыккан хәлне исәпкә алып, янгыннан саклау хезмәткәрләре янгын чыгуга һәм аларда кешеләрнең һәлак булуына китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрә. Аеруча игътибарга мохтаҗ социаль төркемнәргә - балалы гаиләләргә, ялгыз өлкән гражданнарга, күп балалы гаиләләргә, инвалидларга басым ясала.
Эчке эшләр, халыкны социаль яклау, җирле үзидарә органнары һәм Бөтенроссия янгын сүндерү җәмгыяте белән берлектә көзге-кышкы янгын куркынычы янаган чорда янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү кирәклеге турында халыкка мәгълүмат бирү буенча комплекслы чаралар үткәрелә.
Нет комментариев