Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яхшы юллар – хыял яки чынбарлык

Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне тарихы 1996 елдан башлана. Соңрак - 2000 елдан РФ Президенты фәрманы нигезендә яңа дата - октябрьнең өченче якшәмбесе билгеләнә. Быел ул 20 октябрьгә туры килә. Югары тизлекләр һәм яңа технологияләр гасыры юл тармагы алдына яңа бурычлар куя, ә үсеш программасы зур перспективалар ача. Без яңа һәм...

Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне тарихы 1996 елдан башлана. Соңрак - 2000 елдан РФ Президенты фәрманы нигезендә яңа дата - октябрьнең өченче якшәмбесе билгеләнә. Быел ул 20 октябрьгә туры килә.
Югары тизлекләр һәм яңа технологияләр гасыры юл тармагы алдына яңа бурычлар куя, ә үсеш программасы зур перспективалар ача. Без яңа һәм яңартылган трассалар нәтиҗәсендә меңнәрчә кешенең тормышы яхшы якка үзгәргәнен күрәбез.
Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен бәйрәм итеп, без юл төзүчеләр-проектлаучыларны, эшчеләрне, механизаторларны, транспорт йөртүчеләрне хезмәт сөючәнлекләре, тырышлыклары һәм һөнәрилекләре өчен рәхмәт әйтәбез.
Юллар торышы- илебез иминлегенең иң мөһим шартларның берсе.
"Татавтодор" ААҖ алга куелган бурыч- республикада юлларны ремонтлау һәм тоту буенча эшләр һәм чаралар комплексының гамәлгә ашыруда актив катнаша. Апас филиалының "Кама Тамагы" юл участогы районда юлларны ремонтлау, шулай ук керү юлларын төзү белән шөгыльләнә. Узып баручы елның үткән чорында башкарылган эшләр турында хәбәрчебез һөнәри бәйрәм алдыннан предприятие җитәкчесе Рамил Ганьятуллин белән сөйләште.
-Юлларны ремонтлауда компаниябез үз юл транспорт техникасын куллана. Районның даими нагрузка кичергән һәм ел саен нагрузка арта барган автомобиль юллары акрынлап җимерелә. Бу, әлбәттә, юлларны капиталь һәм өлешчә ремонтлау зарурлыгына китерә, ул исә даими алып барыла. Узган елда гомуми озынлыгы 3 километр булган Казан-Ульяновск, Кама Тамагы-Варварино автоюлы быел җәй көне төзелеп бетте. Аннары без федераль программа буенча яңа төзелеш объектына күчтек. Бу- Казан- Ульяновск-Барыш, Кама Тамагы, Кече Кариле, Балтач юлы, аның озынлыгы 5 километр, аңа да быел 1 сентябрьгә кадәр планда каралганча асфальт-бетон өслекнең аскы каты салынып бетте. Тагын бер объект 1 км.900 метр озынлыктагы Лабышка керү юлын төзеп бетердек. Тенештән Кама Тамагындагы өске автозаправкага кадәр булган автоюлга (1 км.170 м) капиталь ремонтны да октябрьдә төгәлләдек. Бу айда район үзәгендәге әйләнеш юлның асфальт бетон өслеге (2 км.170 м) алыштырылды.
Автомобиль юлларына капиталь төзелештән тыш ДРСУ хезмәт елы әйләнәсендә юллардагы чокыр-чакырларны ремонтлый. Ул Тәтеш- Кама Тамагы автоюлында, шулай ук район үзәге территориясендә үткәрелде. Моннан тыш, Красновидово- Сөйки автоюлында чокыр-чакырларны ямап чыктык.
Ахырдан шуны әйтәсе килә, без киләчәктә дә алдыбызга куйган социаль бурыч- авылларга яңа керү юллары салу, булганнарын ремонтлауны хәл итәчәкбез, шулай итеп, район халкы алдында үзебезнең кирәклегебезне раслаячакбыз.
Рәсемдә: Зөфәр Вәлиев бригадасы эш вакытында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев