Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң яхшылары осталыкта көч сынашты

Районда үткәрелүче һөнәри осталык конкурслары тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен ачыклый. Пәнҗешәмбедә "Кама Тамагы" АХПсының Келәнче бүлекчәсе базасында үткәрелгән машина белән саву операторлары конкурсы искәрмә булмады. Җәйге терлекчелек лагеры урнашкан матур урын авыл хуҗалыгы предприятиесе бүлекчәләреннән 11 сыер савучының көч сынашуын үткәрү өчен бик уңайлы сайлап алынган. Алар ярыш башланганчы үзләрен...

Районда үткәрелүче һөнәри осталык конкурслары тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен ачыклый.

Пәнҗешәмбедә "Кама Тамагы" АХПсының Келәнче бүлекчәсе базасында үткәрелгән машина белән саву операторлары конкурсы искәрмә булмады. Җәйге терлекчелек лагеры урнашкан матур урын авыл хуҗалыгы предприятиесе бүлекчәләреннән 11 сыер савучының көч сынашуын үткәрү өчен бик уңайлы сайлап алынган. Алар ярыш башланганчы үзләрен төрлечә тота. Кемдер дулкынлана, кемдер көндәшләре һәм белгечләр белән аралашып әлеге дулкынлануны яшерә. Жирәбәдән соң сыер савучылар беренче кереште. Алар саву аппаратларын сүтеп җыйды. Аннары конкурсның теоретик өлеше башланды. Анда көч сынашучылар сыерларны савуның технологик процессына, аларның физиологиясенә, ашатуга бәйле кайбер сорауларга җавап бирде. Чара конкурсантлар сыер савуда үз осталыкларын күрсәткән практик өлеш белән тәмамланды. Тәҗрибәле жюри барлык этапларга бәя бирде. Биредә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, "Кама Тамагы" АХП директоры Айрат Нугаев, "Акбарс"Холдинг вәкиле Рафаэль Әбүзәров та катнашты. Җыелган балларны исәпләгәннән соң җиңүчеләр исеме аталды. Спорт терминологиясе белән әйткәндә, беренче урын Олы Бортас бүлекчәсеннән тәҗрибәле Фаина Әмәнуллинага бирелде. Фаина район конкурсларында берничә тапкыр җиңүче, республика дәрәҗәсендә дә җиңүче һәм призер булган савымчы. Икенче күрсәткеч Кече Салтык бүлекчәсеннән районга танылган сыер савучы Айсылу Хуҗинада. Соңгы елларда ул районда сөт савып алу буенча иң яхшы нәтиҗәне күрсәтә- бер сыердан 6 мең килограммнан артык. Өченче урынны Шәпкәдән Раилә Гомәрова, Келәнчедән Ләйсән Сәлимуллина. Алар барысы да премия белән бүләкләнде. Биредә үк авыл хуҗалыгы предприятиесенең барлык сыер савучылары һәм бозау караучыларын чакырып, терлекчелек тармагына ярты елда башкарылган эшенә йомгак ясау идеясе әйтелде, анда шулай ук һөнәри осталык буенча төрле конкурс үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев