Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң яхшы эко-класс - Кама Тамагы татар урта мәктәбендә

15 ноябрьдә Идел буе спорт һәм туризм академиясендә ТР Премьер-министры "Мәктәп эко-патруле" хәрәкәтендә катнашучыларны бүләкләделәр. да - кәрәзле телефоны булган һәр мәктәп укучысы дәресләрдән соң буш вакытта санкцияләнмәгән чүплекләрне фотога төшереп, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына җибәрә ала, анда һәр укучы, сыйныф һәм мәктәп, районнар буенча статистика формалаша. Һәр...

15 ноябрьдә Идел буе спорт һәм туризм академиясендә ТР Премьер-министры "Мәктәп эко-патруле" хәрәкәтендә катнашучыларны бүләкләделәр.


да - кәрәзле телефоны булган һәр мәктәп укучысы дәресләрдән соң буш вакытта санкцияләнмәгән чүплекләрне фотога төшереп, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына җибәрә ала, анда һәр укучы, сыйныф һәм мәктәп, районнар буенча статистика формалаша. Һәр чүплек буенча табигатьне саклау оешмалары тарафыннан чаралар күрелә, фоторәсемен беркетеп, чүплекне бетерү турында укучыга хәбәр җибәрелә, - ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Кузиева.
Бу бәйге җиңүчеләре арасында районыбыз укучылары да бар. Кама Тамагы татар урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары укытучы Альбина Айсина җитәкчелегендә "Иң яхшы эко-сыйныф" номинациясендә җиңде.
Бүләкләнүнең ничек узуы һәм мондый уңышка ничек ирешүләре турында укытучы Альбина Айсина сөйли.
"Бу конкурс - мәктәп укучыларының күзәтчелек органнарына ярдәм итүе генә түгел, ул үсеп килүче буын өчен тәрбияви характерда. "Мәктәп эко-патруле" II республика бәйгесен үткәрү өчен махсус рәвештә мобиль телефоннар өчен iOS Android операцион системалары базасында эшли торган, фото- һәм видеохәбәрләр җибәрүче кушымта төзелде. Сыйныф укучыларының берсе Булат Айсин кушымтаны планшетына урнаштырган һәм узган уку елы дәвамында район территориясендәге санкцияләнмәгән чүплекләрне фотога төшереп, аларны Татарстан Экология министрлыгына җибәргән. Аның контроленә 60 санкцияләнмәгән чүплек алынган. Җиңүгә өметләнмәгән дә идек, "Иң актив сыйныф" номинациясендә җиңү безнең өчен көтелмәгән хәл булды".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев