6 ноябрьдә без республиканың төп бәйрәме - Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. Безнең Конституция кеше шәхесенең һәрьяклы үсеше зарурлыгыннан чыгып эш итә, тормыш сыйфатының югары дәрәҗәдә гарантияләнүенә аерым игътибар бирә. Бу төп моментлар Республикабыз районнарының озак срокка бирелгән социаль-икътисади проектында да исәпкә алына. Безнең муниципаль районда да күпсанлы икътисади...
Көн темасы
Язылыгыз
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар!
6 ноябрьдә без республиканың төп бәйрәме - Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. Безнең Конституция кеше шәхесенең һәрьяклы үсеше зарурлыгыннан чыгып эш итә, тормыш сыйфатының югары дәрәҗәдә гарантияләнүенә аерым игътибар бирә. Бу төп моментлар Республикабыз районнарының озак срокка бирелгән социаль-икътисади проектында да исәпкә алына. Безнең муниципаль районда да күпсанлы икътисади проблемаларны хәл итү, райондагы ресурслардан файдалануның икътисади яктан нәтиҗәле формаларын эзләү буенча эшләр алып барыла. Инициативалы, булдыклы гражданнар, актив халык нигезендә көндәлек хезмәт белән яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Шуңа күрә киләсе көннәрдә район халкы яхшырак яшәр, Ватанга актив хезмәт итәр дип өметләнәм.
Хөрмәтле каматамагылылар! Бәйрәм белән Сезне! Нык сәламәтлек, планнарыгызны тормышка ашыруда яңа уңышлар, бәхет һәм тынычлык телим.
П.Н.Лоханов,
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы
Республиканың барлык яңалыклары МАКСта.
Нет комментариев