Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәр йортта ут янып торсын

Ут, газ, су, җылылык - бүгенге көндә кеше үзенең көндәлек тормышын болардан башка күзалламый. Без югарыда телгә алынганнарның берсе генә булмаса да, уңайсызлыклар сизәбез. Тормышыбызда алар өзеклексез булсын, кулланучылар буларак, алардан файдаланган өчен вакытында түләргә тиешбез.

Бүген һөнәри бәйрәм - илебездә 22 декабрьдә билгеләп үтелгән Энергетиклар көне уңаеннан район электр челтәре җитәкчесе Илмаз Разов белән сөйләштек.

- Бу вазыйфаны нибары ярты ел гына башкарган яңа кеше буларак, оешма эше белән яхшылап танышырга өлгердем, минем сүзләрне баш инженер Александр Зубарев та хуплар. Ул безнең тармакта озак еллар эшләүче кеше һәм аның барлык плюсларын һәм минусларын яхшы белә. Бүгенге көнгә безнең оешма бөтен районны электр белән тәэмин итеп торучы Красновидово, Даныш, Каратал һәм Кама Тамагында урнашкан дүрт подстанциянең өзеклексез эшен тәэмин итә. Моннан тыш, безнең алда югары көчәнеш белән эшләүгә бәйле хезмәткәрләребезнең куркынычсызлыгы чараларын үтәү, шулай ук физик һәм юридик затлар тарафыннан электр энергиясен урлауларны күзәтү бурычы тора. Бүгенге көнгә район буенча электр бирүдә 900 мең сумга якын югалту теркәлгән. Әлеге сумманың күпчелек өлеше оешма һәм предприятиеләргә туры килә. Барлык түләмәүчеләргә карата административ җаваплылык кулланыла. Шулай ук физик затларга карата да белгечләребез көн саен күчмә график нигезендә фатирларга йөреп тикшерә. Елына ике тапкыр без һәр йорт хуҗалыгын тикшерергә тиеш. Агымдагы елда клиентларыбыз исемлегендә 120гә якын яңа абонент барлыкка килде. Бу яхшы күрсәткеч.

Иске электр счетчикларын яңаларына алыштыру һәм исәпкә алу приборларына пломбалар кую безнең вазыйфага керә. Әлеге хезмәтләр түләүле нигездә башкарыла. Гаилә бюджетын экономияләү өчен бер тарифлы исәпкә алу приборларын ике тарифлыга алыштырырга теләүчеләр дә бар. Электр энергиясен төнлә (23.00дән 7.00 сәгатькә кадәр) тоту кими.

Узып баручы елда эшебездәге уңай мизгелләрне дә билгеләп үтәсе килә. 6,5 км югары вольтлы линиягә һәм 2,9 км 0,4 кв.лы линия ремонтланды, шулай ук 4 КТП (трансформатор подстанциясе) алыштырылды. Тагын 12 КТПны алыштырасы калды. Шулай итеп, бүгенге көнгә районда булган 166 трансформатор подстанциясенең 154е яхшы хәлдә, димәк, өйләргә электр өзеклекләрсез бирелә. Моннан тыш, диспетчерларыбыз Кама Тамагы РЭС подстанция мнемосхемалары һәм бүлгеләре эшен тәүләк әйләнәсе күзәтеп тора. Кайсы да булса берәр участокта авария килеп чыкса, ул шул мизгелдә үк таблода күренә һәм оператив-күчмә бригада тиз арада линия өзелгән урынга чыгып китә. Мондый оператив эш барлык төзексезлекләрне төгәл бетерергә һәм тиз арада йортларга электр бирергә ярдәм итә.

Әңгәмәбез ахырында район халкын Энергетиклар көне, шулай ук якынлашып килүче Яңа 2012 ел белән котлыйм.

Рәсемдә: район электр челтәре диспетчеры Сергей Благодеров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев