Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Г. Тукай туган көне хөрмәтенә Кама Тамагы район үзәгендәге ял паркында бәйрәм чарасы булып узды

Биредә бәйрәм чарасына килүчеләрне зур Тукай портреты каршы алды. Шунда ук китап күргәзмәсе оештырылган, укучы балаларның Тукай әсәрләре буенча ясалган һәм рәсемнәр күргәзмәсе кул эшләнмәләре урнаштырылган иде. Тукай шигырьләренә җырлар яңгырый. Кулларына шарлар, шагыйрь әкиятләре геройлары төшерелгән нәни флаглар тоткан балалар шау килә, карусельдә әйләнәләр. Тукайның тормышында тарихка кереп калган...

Биредә бәйрәм чарасына килүчеләрне зур Тукай портреты каршы алды.

Шунда ук китап күргәзмәсе оештырылган, укучы балаларның Тукай әсәрләре буенча ясалган һәм рәсемнәр күргәзмәсе кул эшләнмәләре урнаштырылган иде. Тукай шигырьләренә җырлар яңгырый. Кулларына шарлар, шагыйрь әкиятләре геройлары төшерелгән нәни флаглар тоткан балалар шау килә, карусельдә әйләнәләр. Тукайның тормышында тарихка кереп калган мәшһүр "Печән базары"нда яулыклар, читекләр, тәм-томнар белән "сәүдә итү" бара.
Шигырь һәм туган тел бәйрәмен балалар музыка мәктәбенең кызлар ансамбле Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән ачты. Татар халкының гимны булган әлеге җыр барлык тамашачыларга бәйрәм рухы өстәде. Биредә Г.Тукай иҗатын яратучы балалар да, урта буын вәкилләре дә һәм өлкәннәр дә, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Җыелган халыкны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина котлады. Кичәне алып баручылар Миләүшә Заһретдинова, Илсур Хәмидуллин шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдылар. Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучыларының (җитәкчеләре Алсу Хәйруллина) зур осталык белән шигырь сөйләүләре тамашачыларга бик ошады, Тукайның мәдрәсәдәге вакыйгаларны тасвирлаган шаян әсәрләреннән берсе "Таз" буенча эшләнгән күренеш (җитәкчеләре Альбина Айсина) бәйрәмнең бизәге булды. Кама Тамагы урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары (җитәкчеләре Гөлнара Исмәгыйлева) сәхнәләштергән "Кәҗә белән сарык" әкияте балачакка алып кайтты.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев