Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ел саен Олы Мәрәтхуҗа авылы клуб бинасында уза торган Яңа ел кичәсен авыл халкы зарыгып көтеп ала + ФОТОРЕПОРТАЖ

Авылга бәйрәмне каршы алырга Казан шәһәрендә, район үзәгендә яшәүче авылдашлар кунаклар кайта. Ә менә Кыш бабайның бүләкләр алып киләсенә нәниләр генә түгел, хәтта олылар да ышана. Авыл халкын бәйрәм белән котларга килгән район элемтә бүлеге җитәкчесе, район Советы депутаты Миңнур Нәбиуллин бу юлы да барлык балаларга бүләк өләште, декабрь аенда...

Авылга бәйрәмне каршы алырга Казан шәһәрендә, район үзәгендә яшәүче авылдашлар кунаклар кайта. Ә менә Кыш бабайның бүләкләр алып киләсенә нәниләр генә түгел, хәтта олылар да ышана.

Авыл халкын бәйрәм белән котларга килгән район элемтә бүлеге җитәкчесе, район Советы депутаты Миңнур Нәбиуллин бу юлы да барлык балаларга бүләк өләште, декабрь аенда туган юбилярларга да махсус бүләкләр тапшырды, кичәнең төп иганәчесе булды. Яңа ел кичәсендә һәркемнең күңелен күргән, әлеге җитәкчегә халык үзенең рәхмәтен җиткерде.

-Авыл мәдәният йортында үткәрелә торган Яңа ел кичәсен балалар зур түземсезлек белән көтеп ала. Дәү әниебез тагын да иртәрәк бүләкләр әзерли башлый. Бәйрәмгә һәрчак авылга ашыгабыз, чөнки бездә яңа ел бәйрәмен ел саен күңелле итеп үткәрәләр,-ди район үзәгендә яшәүче Гөлүсә Латыйпова.

Шулай ук, авылдашыбыз Хәмит абый Газиев Казан шәһәреннән оста җырчы алып кайткан. Көчле моңлы тавышы белән, аның чыгышы күңелләргә дәрт өстәде, авыл халкы аның чыгышын көчле алкышларга күмде.

Әлеге чараны оештыруда ярдәм итәне өчен барлык дусларына Кыш бабай һәм Кар кызы үзләренең рәхмәтен әйтеп, күчтәнәчләр таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев