Эш өчен дә, күңел теләге дә
Ике ел элек Куйбышев Затон штп территориясендә Чувашиядән шәхси эшмәкәр Марс Әюпов ат фермасы оештыра. - Мин малларны йөртү, атларны алып килү һәм сату өчен уңайлы керү-чыгу урыны эзләдем,- ди Марс Миңнезаһит улы. - Район үзәгендә эшем өчен уңайлы урын табылганга бик шат. - Бизнесыгызны нидән башладыгыз? - Башкортстаннан 35...
Ике ел элек Куйбышев Затон штп территориясендә Чувашиядән шәхси эшмәкәр Марс Әюпов ат фермасы оештыра.
- Мин малларны йөртү, атларны алып килү һәм сату өчен уңайлы керү-чыгу урыны эзләдем,- ди Марс Миңнезаһит улы. - Район үзәгендә эшем өчен уңайлы урын табылганга бик шат.
- Бизнесыгызны нидән башладыгыз? -
Башкортстаннан 35 баш ат сатым алдым. Нигездә бияләр. Бүген ат фермасында 60 баш ат асрала. бу әле сатылган малларны исәпкә алмаганда.
- Төп юнәлеш буларак кайсын сайладыгыз?
- Без авыл хуҗалыгында кулланырга мөмкин булган эш атлары үрчетәбез. Узган елда районда гына да 15 баш ат саттык. Аларны шәхси ярдәмче хуҗалыкларында эшләү өчен фермерлар сатып алды.
- Чабыш атлары үстерәсезме?
- Әйе, әмма сату өчен түгел. Чабыш атлары бик кыйммәт, аларны үрчетү өчен күп шартлар таләп ителә. Шуңа күрә үзем өчен, әйтик, мавыгу өчен берничә баш асрыйбыз.
Рәсемдә: ат фермасында саф һавада йөрүче атлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев