Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эш иҗатка комачауламый

Көзнең соңгы көнендә Васильевоның "Сосновый бор" санаториясе базасында эшләүче яшьләрнең республика иҗат фестивале үткәрелде. Анда безнең район командасы да катнашты. - Фестиваль дүрт көн барды, - ди Рудник РДК методисты Елена Аносова. - Конкурсантлар җиде номинациядә көч сынашты. Аерым җырлаучылар, ансамбльләр, биючеләр һәм шигырь укучылар үз сәләтләрен күрсәтә алды. Командалар...

Көзнең соңгы көнендә Васильевоның "Сосновый бор" санаториясе базасында эшләүче яшьләрнең республика иҗат фестивале үткәрелде. Анда безнең район командасы да катнашты.

- Фестиваль дүрт көн барды, - ди Рудник РДК методисты Елена Аносова. - Конкурсантлар җиде номинациядә көч сынашты. Аерым җырлаучылар, ансамбльләр, биючеләр һәм шигырь укучылар үз сәләтләрен күрсәтә алды. Командалар "визитка-презентация" һәм "фото-кросс" тәкъдим итте, "экспресс-газета" чыгарды. Команданы "Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖ эшчеләреннән тупларга булдык. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, яшьләр моңа бик җаваплы карады. Алар белән бию номерларын РДК хореографы Наталья Осипова, вокал номерларын Раилә Биккенина әзерләде. Ике атна дәвамында конкурсантларыбыз сменадан соң көн саен репетицияләргә йөрде. Гараж мөдире Ринат Әхмәдуллин, хисапчылар Наталья Әхмәдуллина һәм Ирина Әлимова, маркшейдрлар Сергей Галиев һәм Эльвира Егорова, бораулаучы Илмаз Хәйруллин, шартлатучы Дмитрий Малыгин һәм конвейер машинисты Денис Семагиннан торган команда тату һәм дус булды. Хәтта үзләренең көндәшләрен хореограф һәм музыкантлар җитәкчелегендә матур костюмнардан күреп тә, күңелләрен төшермәделәр. Ахырынача көрәштеләр. Нәтиҗәдә, кызлар кул астындагы материаллардан диярлек ясаган "экспресс-газета" номинациясендә өченче урынны алды һәм "визитка" номинациясендә махсус "иҗади илһам өчен" призына лаек булды. Конкурслар өч көн дәвам итте, дүртенче көнгә Яшел Үзәндә гала-концерт һәм бүләкләү чарасы оештырылды. Жюри һәм тамашачылар командабызның "Как родная мать меня провожала» җырына сәхнәләштергән тамашаны лаеклы бәяләде.

- Авыл районнарыннан бары тик без, чүпрәлеләр, тәтешлеләр һәм сабалылар гына иде. Чүпрәле районыннан администрация җыелма командасы, Тәтештән - балалар иҗаты үзәге, Байлар Сабасыннан газовиклар командасы чыгыш ясады. Калган 14 команда Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләреннән килгән. Тенеш поселогы яшьләренә иҗади карашлары һәм күтәренке кәефләре өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Афәрин, яшьләр!- дип йомгаклады сүзен команда җитәкчесе.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев