Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чиксез мөмкинлекләрне тәэмин итәргә

2011 елда Татарстанда «Кулай мохит» республика максатлы программасы старт алды. Республикабыз пилот проекты сыйфатында программаны беренчеләрдән булып сынаган төбәкләр исемлегенә керде. бу юнәлештә районыбызда да эш башланып китте. Прокурор ярдәмчесе Илнур Каюмовтан алынган мәгълүматларга караганда, быел районда инвалидлар өчен тигез мөмкинлекләрне тәэмин итү планында законны 12 тапкыр бозу очрагы ачыкланган....

2011 елда Татарстанда «Кулай мохит» республика максатлы программасы старт алды. Республикабыз пилот проекты сыйфатында программаны беренчеләрдән булып сынаган төбәкләр исемлегенә керде. бу юнәлештә районыбызда да эш башланып китте.
Прокурор ярдәмчесе Илнур Каюмовтан алынган мәгълүматларга караганда, быел районда инвалидлар өчен тигез мөмкинлекләрне тәэмин итү планында законны 12 тапкыр бозу очрагы ачыкланган. Аларга пандуслар куюны таләп иткән 10 дәгъва гаризасы кергән. Болар - «Стройка+», «У Петровича», «Салават», «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Куйбышев Затон, Иске Казиле җирлеге башкарма комитетларына, Сөйки, Тенеш мәдәният йорты , «Бэркут» МУП автовокзалына һәм авылара үзәк китапханәгә кагылды. «Олы Кариле» ААҖ һәм «Лидер» кибете җитәкчелегенә законны бозуга бәйле рәвештә ике күрсәтмә чыгарылган.
Тенеш поселогындагы мәдәният йортында пандусларда тоткычлар юк. «Тоткычлар кую өчен материал сатып алдык, киләсе атнада эшне төгәлләргә уйлыйбыз», - диде Тенеш җирлеге башлыгы Илсөя Гайнетдинова. Куйбышев Затон башкарма комитеты бинасында баскычны яңадан үзгәртергә, бусагаларны алырга, керү ишекләрен киңәйтергә кирәк. Төзелгән смета нигезендә бу эшкә 100 мең сумнан артык акча таләп ителә. «Бүген башкарма комитетында андый акча юк, - ди башкарма комитет җитәкчесе Гөлназ григорьева. - Без судка карарны үтәүне чигерү үтенече белән гариза әзерләдек. шулай ук муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов исеменә дә «Кулай мохит» программасы таләпләрен үтәү буенча эшләрне финанслау үтенече белән хат әзерләдек».
Сөйки авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында проект буенча пандуслар каралган. Әмма бинаны төзегәндә тоткычлар мәҗбүри булмаган. Хәзер 50 метр озынлыктагы борылышлы пандуска аларны кую өчен смета буенча 99 мең сум акча кирәк. Биредә дә «Кулай мохит» программасына эләгү өмете бар, шушы ук бинада спорт залы урнашкан, анда укучылар гына диярлек йөри.
Иске Казиле авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында пандусларда тоткычлар булмаган. «Суд карары нигезендә 1 октябрьгә кадәр әлеге таләпләр бетерелде», - дип хәбәр итте җирлек башлыгы Илдус Сәгъдиев.
Олы Кариле авыл җирлеге бүген башкарма комитет бинасына документлар рәсмиләштерә. Пандуслар һәм аңа тоткычлар кую өчен акча табыштырырга һәм бу эшне 2014 ел дәвамында башкарырга тырыша.
Суд карарыннан соң «Бэркут» МУП карамагындагы автовокзалда да пандуслар пәйда булды.
Хуҗасы дамир Вафин әйтүенчә, «Стройка+» кибетендә дә «барлык дәгъвалар бетерелгән, тоткычлы пандуслар вакытында куелган».
Закон таләпләренә бәйле рәвештә, «Кулай мохит» программасын гамәлгә ашыру елның икенче яртысында актив башланып китте. Бу быелга әлеге эшләрне финанслый башлауга бәйле.
- Быел «кулай мохит» программмасын гамәлгә ашыру вакытында 5 миллион сум акча үзләштерелергә тиеш, -ди МР башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов. - Үзәк район сырхауханәсен ремонтлаганда барлык этажларда тоткычлар куелды, поликлиника бинасына һәм авыруларына кабул итү бүлегенә кергән урында пандуслар куелды. Авыруларны кабул итү бинасында коляскада йөрүче инвалидлар өчен ишекләре киңәйтелгән һәм тоткычлар куелган санузел җиһазланган.
Сүз уңаеннан, поликлиника үзегенә йөри алмаган күп кенә өлкәннәргә баскычлардагы һәм коридорлардагы тоткычлар ошаган. Әлеге яңалык нәтиҗәсендә өлкәннәр бинадан-бинага җиңелрәк йөри ала башлады.
- халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә дә шактый эш башкарылды, - дип дәвәм итте сүзен Илдар Феликс улы. - Биредә бинага керү урынында тактиль (буразналы) плитә җәелде һәм тавыш сигналы куелды. Бинаның үзендә күтәртмәле пандуслар куелды, ул җыелган хәлдә ял итүчеләргә һәм үзәк хезмәткәрләренә комачауламый. Җәелгән килеш коляскада йөрүче инвалидларга икенче катка күтәрелергә ярдәм итә.Үзәкнең беренче катында бинага кергәндә күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге, дәвалау кабинетлары урнашкан урыннар күрсәтелгән мәгълүмат бар. Биредә шулай ук махсуслаштырылган санузел бар.
Кама Тамагында күпфатирлы ике йортта коляскада йөрүче инвалидлар яши. Алар өчен быел подъездларны үзгәрткәннәр. Комаров урамындагы 15нче йортта керү ишеге киңәйтелгән һәм ачарга уңайлы булган ишек куелган. Ике йортта да урам якта тоткычлы пандуслар, подъездда исә күтәртмәле пандуслар куелган.
Карл Маркс урамын КЦСОН каршындагы мәйдан белән тоташтыручы күп борылышлы панудска күпләр игътибарын җәлеп итте. шулай итеп, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җәяүлеләр юлын җайлаштыру башланды. Пандус урамның йөри торган ягына чыга. тиздән аңа каршы яктагы җәяүлеләр юлына таба коляскада йөрүчеләр өчен куркынычсыз булсынга буразналы плитә куелачак. Тротуар ташы биеклеге түбәнәйтеләчәк һәм анда тамга ясалачак. Җәяүлеләр «зебрасы» бу участокта программаны гамәлгә ашыруны төгәлли.
Үзәк район сырхауханәсендә эшне ремонт эшләрен башкарган «Стройград» ООО үткәргән, программа буенча калган барлык эшне «Ремстрой» ООО эшчеләре башкарачак. Бүген РДК янында пандус кую һәм җәяүлеләр юлын яраклаштыру эше алып барыла.
Киләсе елда күртәртмәле пандуслар, тоткычлар, тактиль плитәләр, сигнализация һәм махсуслаштырылган санузеллар район үзәгендәге ике мәктәптә пәйда булачак. Татар урта мәктәбе баштан ук терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар өчен махсуслашкан уку йорты буларак билгеләнгән иде, Кама Тамагы урта мәктәбе исә андый балаларны рус телендә укытуга алынырга әзер. Әлеге эшләр барышында республика бюджетыннан 5 миллион сум акча тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X