Көн темасы
Бүген республика газеталары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәме уңаеннан “Идел таңнары”(“Волжские Зори”) газетасы редакциясе үзендә эшләгән хезмәткәрләргә изге теләкләрен юллый
19 майда республика газеталары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен - Татарстан Республикасы матбугаты көнен билгеләп үтә. Быел безнең район газетасы үзенең 84 еллыгын билгеләп узды. Редакция дигән тормыш мәктәбе аша күпме кеше үткән, аңа гомере буе тугры булганнар күпме. Бәйрәм алдыннан "Идел таңнары"("Волжские Зори") газетасы редакциясе үзендә эшләгән хезмәткәрләрен ихтирам белән...
19 майда республика газеталары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен - Татарстан Республикасы матбугаты көнен билгеләп үтә. Быел безнең район газетасы үзенең 84 еллыгын билгеләп узды.
Редакция дигән тормыш мәктәбе аша күпме кеше үткән, аңа гомере буе тугры булганнар күпме. Бәйрәм алдыннан "Идел таңнары"("Волжские Зори") газетасы редакциясе үзендә эшләгән хезмәткәрләрен ихтирам белән искә алып, аларга изге теләкләрен юллый. 26 ел редакция белән Виталий Юманов җитәкчелек итте. Берничә дистә ел буе дубляж буенча редактор урынбасары Рафика Хәйруллина, корректор Римма Әхмәтҗанова, машинистка Лариса Бикмурзина эшләде. Төрле елларда эшләгән Рәис Вафин, Вениамин Любимцев, Альфред Вафин, Римма Сөләйманова, Владимир Андреев, Мария Кузягина, Илгиз Вафин әзерләгән мәкаләләр аша укучыларыбыз район яңалыклары белән танышып бардылар. Уртак эшкә корректорлар Роза Борһанова, Валентина Дорожкова, машинистка Әлфия Гомәрова, тәрҗемәче Наилә Хәсәнова, хисапчылар Клавдия Липатова, Алевтина Докина һәм Люция Сафина үз өлешләрен кертте.
Озак еллар газетабыз җирле типографиядә басылып килде. Эшләренең ничек авыр булуын типография хезмәткәрләре үзләре генә белә. Нәрсә генә булса да, газета басылуга вакытында тапшырыла иде. Хәреф җыючылар Лидия Серегина, Надежда Дербышева, Руфия Миңнуллина, Рузалия Хәлиуллина, Марина Коняхина эшкә керешәләр. Аннан эшне Рузалия Хәйруллина дәвам итә иде.
Хөрмәтле хезмәттәшләр, бәйрәм белән сезне! Хәзерге вакытта сез кайда гына эшләсәгез дә, лаеклы ялда нәрсә белән шөгыльләнсәгез дә, без һәрвакыт сезне һәм сезнең райондагы беренче һәм бердәнбер басма мәгълүмат чарасы - "Алга" - "Кызыл байрак"-"Идел таңнары" газетасы үсешенә керткән өлешегезне хөрмәт белән искә алабыз. Сезнең ярдәм белән район халкы һәрчак барлык вакыйгалардан, яңалыклардан хәбәрдар булып торды. Без сезнең эшегезне дәвам итәргә, яраткан газетабызның намусына тап төшермәскә вәгъдә итәбез. Бәйрәм белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев