Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Кама Тамагы татар урта мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби кичә үткәрелде + ФОТО

21 февраль 2000 елдан Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Бу көн юкка чыгып баручы телләрне үстерү, туган телдә белем алу, милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне киңрәк тарату максатыннан оештырыла. Әлеге уңайдан Үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы татар урта мәктәбендә " Туган телем- иркә гөлем" дип аталган әдәби кичә үткәрде....

21 февраль 2000 елдан Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Бу көн юкка чыгып баручы телләрне үстерү, туган телдә белем алу, милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне киңрәк тарату максатыннан оештырыла. Әлеге уңайдан Үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы татар урта мәктәбендә " Туган телем- иркә гөлем" дип аталган әдәби кичә үткәрде. Туган телнең әһәмияте турында кичәне алып баручы 10 сыйныф укучылары Рузилә Хуҗина һәм Эльза Гарифуллина сөйләде. Мәктәпнең төрле сыйныф укучылары туган тел турында шигырьләр укыды. Телгә багышланган мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар искә төшерелде. Укучылар китап күргәзмәсе белән дә танышты.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев