14 декабрьдә безнең районга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Ул район мәдәният йортында Мәүлид бәйрәмендә катнашты. Анда районыбызның имам -хатиблары , мәхәлләләребез мөселманнары җыелган иде. Бәйрәмне районның имам - мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин ачты. Коръән сүрәләрен Габделмәҗит хәзрәт Хәмитов укыды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Мөхәммәд...
14 декабрьдә безнең районга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Ул район мәдәният йортында Мәүлид бәйрәмендә катнашты. Анда районыбызның имам -хатиблары , мәхәлләләребез мөселманнары җыелган иде. Бәйрәмне районның имам - мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин ачты. Коръән сүрәләрен Габделмәҗит хәзрәт Хәмитов укыды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең туган көнен билгеләп үтүнең әһәмиятен ассызыклады. Ул дини эшчәнлекләре өчен Галимҗан Яруллинга (Каратал), Габделмәҗит Хәмитовка (Кирельск), Җәгъфәр Әхмәтҗановка (Кече Салтык), Мөнир Гайнетдиновка(Балчыклы) Рәхмәт хатлары тапшырды. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин районда диннәр үсеше өчен мөмкинлекләр тудырылуын, конфессияләр арасындагы татулыкны билгеләп үтте. Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов пәйгамбәр тормышы турында вәгазь сөйләде. Мөнәҗәтләр укуда Газизә Сабитова, Гөлсинә Ганиева, Хәфазә Хәбибуллина, Рәфика Хәйруллина (Кама Тамагы ), Суфия Җәләлиева (Балчыклы), Рәисә Хәсәнова, Мөршидә Гомәрова (Келәнче), Минзилә Шәйхетдинова( Иске Казиле), Ләлә Мотыйгуллина (Яңа Сала) үз осталыкларын күрсәтте.
Нет комментариев