Май бәйрәмнәре алдыннан Кама Тамагы кадет мәктәбендә курсантларның Бөек Ватан сугышы ветераны Анатолий Николаевич Ерунов белән очрашуы булды. Сәбәбе җитди - тантаналы шартларда ветеранга Курсктан алып кайткан җирне тапшыру.
Вакытлар узу белән дә хәтердән җуелмаган вакыйгалар була. Курск янындагы сугышлар да нәкъ менә шундый.
Анатолий Николаевич Курск дугасында аяусыз сугышларда...
Май бәйрәмнәре алдыннан Кама Тамагы кадет мәктәбендә курсантларның Бөек Ватан сугышы ветераны Анатолий Николаевич Ерунов белән очрашуы булды. Сәбәбе җитди - тантаналы шартларда ветеранга Курсктан алып кайткан җирне тапшыру.
Вакытлар узу белән дә хәтердән җуелмаган вакыйгалар була. Курск янындагы сугышлар да нәкъ менә шундый.
Анатолий Николаевич Курск дугасында аяусыз сугышларда катнашкан.
Элеккеге танкист немец һәм безнең танклар арасында каты бәрелешләрне искә төшерде.
Апрель аенда Курскта Россия-Германия тематик елы кысаларында методик семинар үткәрелде, анда Кама Тамагы кадет мәктәбенең инглиз теле укытучысы Наталья Денисова катнашты. Анда барыр алдыннан педагог Николай Анатольевич янына барып гаилә реликвиясе - солдат пилоткасын алган һәм ветераннан: "Бәлки сезнең исемнән очрашуда катнашучыларга нәрсәдер тапшырыргадыр, бәлки истәлеккә нәрсәдер алып кайтыргадыр?" - дип сораган. Ветеран Наталья Александровнадан бер уч Курск җире алып кайтуын үтенгән.
28 апрельдә кадет мәктәбендә тормыш иптәше белән бергә Анатолий Николаевичны булачак ватанны саклаучылар каршы алды. Ветеран дулкынланып яшьләргә мөрәҗәгать итте:
- Курсантлар! Мин сугышның башыннан ахырына кадәр катнаштым: сугышчан дусларым белән бергә Туган илебезнең азатлыгы өчен көрәштек. Сезгә дә Ватаныбызның тугры уллары булып үсүегезне телим.
Ахырын газетадан укыгыз
Нет комментариев