Алсу-Азат Фазлыевлар концерты Келәнче клубында кунакта+ФОТО
Көн темасы

Алсу-Азат Фазлыевлар концерты Келәнче клубында кунакта+ФОТО

Кичә Кама Тамагы Келәнче авылы халкы өчен матур, яңа,күңелле концерт программасы белән яшь,тату, җырлы-моңлы гаилә-Алсу- һәм Азат Фазлыевлар онытылмаслык тамаша бүләк итте. Әлеге гүзәл концерт кичендә талантлы баянист Илдар Ахмадуллин үзенең осталыгын күрсәтте, ә "Казан кичләре" бию ансамбле дәртле, күз явын алырлык биюләрен бүләк итте. Концертның шул ук вакытта көтелмәгән...

Кичә Кама Тамагы Келәнче авылы халкы өчен матур, яңа,күңелле концерт программасы белән яшь,тату, җырлы-моңлы гаилә-Алсу- һәм Азат Фазлыевлар онытылмаслык тамаша бүләк итте.

Әлеге гүзәл концерт кичендә талантлы баянист Илдар Ахмадуллин үзенең осталыгын күрсәтте, ә "Казан кичләре" бию ансамбле дәртле, күз явын алырлык биюләрен бүләк итте.

Концертның шул ук вакытта көтелмәгән дә, кызыклы да моменты: сәхнәгә әтиләренә кушылып "Яшьлек бит ул бер генә" җырын артистларның балалары Ильяс һәм Аяз Фазлыевлар да чыгыш ясады. Чыннан да, җырчылар гаиләсендә шундый моңлы, күркәм тавышлы сабыйлар туа инде.

Залда тамаша кылырга җыелганнар җырчыларга "хатлар" тапшырды. Әлеге язмаларда туган көн белән котлаулар аеруча күп иде. Әлеге котлауларны сәхнә түреннән Азат Фазлыев яңгыратты. Тамашашылар белән матур әңгәмәләр корып, залны дер китереп биетте дә ул.

Авыл тормышы һәрчак кайнап тора. Ялгыш ике минут та ял итергә вакыт табылмый. Кичләрен арып-талып кайткач, тизрәк йоклау ягын карый авыл халкы. Әмма халыкны бераз ял иттерүнең башка ысулын Келәнче клубында эшләүче Миләүшә Вафина тапкан. Ул авылдашлары өчен җырлы-моңлы концерт кичәсен үткәрү өчен матур җырчы пар Алсу-Азат Фазлыевларны чакырган.

Эш буенча барган булсам да, бу концертта чын-чынлап үзем дә ял итеп кайттым. Мондый матур кичәләр күбрәк булсын дигән теләктә калабыз.


Нет комментариев