Алексей Ананьев: Балык тоту сезонын төгәлләргә киңәш итәбез
19 мартта Кама Тамагы районында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ГИМС үзәге төп идарәсенең Кама Тамагы инспекторлык участогы хезмәткәрләре Алексей Ананьев, Марс Идрисов, шулай ук ТР буенча дәүләт контроле, су биоресурсларын күзәтү һәм саклау бүлеге дәүләт инспекторы Илнур Гыйбадуллин боз торышына мониторинг ясадылар һәм балыкчылар белән профилактик эш үткәрделәр.
Боз өстендәге куркынычсызлык – иң мөһиме
- Бу – Идел елгасы акваториясендә балыкчылар арасында хокук бозуларны профилактикалау максатыннан ГИМС һәм балыкчылык буенча федераль күзәтчелекнең уртак рейды, - диде Россия ГИМС Үзәгенең 4 нче патруль хезмәте төркеме җитәкчесе Марс Идрисов. - Шулай ук һава мендәрчегендәге судноларны, башка конструкциядәге судноларны теркәлү, техник карау узуга бәйле рәвештә тикшерәчәкбез.
“Славир-9” һава мендәрчегендәге патруль төркеме Идел акваториясен әйләнеп чыкты, анда бозга чыккан балыкчыларга боздагы куркынычсызлык турында белешмәләр тапшырылды, бозның калынлыгын үлчәделәр, шулай ук балыкчылык буенча күзәтчелек вәкиле кышын балык тотарга яратучыларның тоткан балыкларын контрольдә тотты.
Рейд йомгаклары һәм белгечләрдән тәкъдимнәр
Рейд азагында Алексей Ананьев боз торышын мониторинглау нәтиҗәләре белән уртаклашты:
- Тәтеш, Спас һәм Кама Тамагы районнары территориясендә Идел елгасында рейд узды, аның максаты-балыкчылар арасында боз шартларын мониторинглау, шулай ук суда куркынычсызлыкны кисәтү. Мониторинг күрсәткәнчә, бозның калынлыгы һәр җирдә төрлечә: өстән – 25-30 см, ә төп боз - 10 см.бозның калынлыгы 20 см дан 60 см га кадәр. Җылы көннәр килү һәм температура күтәрелү белән боз көпшәк, күзәнәкле була, бу аның ныклыгына йогынты ясый. Балыкчыларга якын арада кышкы балык тоту сезонын тәмамларга, бозга чыгудан тыелырга киңәш итәбез, чөнки бу инде куркыныч булачак. Хәтта бозның калынлыгы җитәрлек зур булса да, аның ныклыгы бик түбән, һәм кеше җиңел генә боз астына төшеп китәргә һәм чыгуы бик авыр булачак, бу фаҗигале нәтиҗәләргә китерәчәк.…
- Уртак рейд барышында бер тәртип бозу ачыкланды: балыкчылык кагыйдәләренең 8.37 статьясының 49 пункты 2 өлеше, анда бер һәвәскәр балыкчыга барлыгы 10 кармак булган 5 данәдән артык булмаган коллица кулланырга рөхсәт ителә. Балыкчы исә 11 кармак кулланган, - дип нәтиҗәләр ясауны дәвам итте ТР буенча дәүләт контроле, су биоресурсларын күзәтү һәм саклау бүлеге дәүләт инспекторы Илнур Гыйбадуллин. - Шулай ук 40 см дан кимрәк судак тотмаска киңәш итәбез, андый балыкларның һәрберсенә 3305 сум штраф салыначак, өстәвенә 2000 сумнан 4000 сумга кадәр штраф салыначак.…
Рейд нәтиҗәләре буенча бер штраф язылды, суда куркынычсызлык турында әңгәмәләр үткәрелде һәм тиешле белешмәләр тапшырылды. Кем әйтмешли: кисәтелгән, димәк, әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев