10 гыйнвардан Кама Тамагында  үзара салым акчаларын җыю башланды
Көн темасы

10 гыйнвардан Кама Тамагында үзара салым акчаларын җыю башланды

1 гыйнвардан референдумның "Үзара салым турында"гы карары үз көченә керде. Һәр җирлекнең үз суммасы билгеләнгән. Күп очракта ул 300, кайбер җирлекләрдә - 500 һәм 1000 сум. Акча җыю 31 мартта тәмамлана. Кама Тамагы шәһәр җирлеге үзара салым акчаларын җирлек бинасында җыя. Кирәк булганда хезмәткәрләр өлкән кешеләрнең өйләренә дә бара. Моның...

1 гыйнвардан референдумның "Үзара салым турында"гы карары үз көченә керде.


Һәр җирлекнең үз суммасы билгеләнгән. Күп очракта ул 300, кайбер җирлекләрдә - 500 һәм 1000 сум. Акча җыю 31 мартта тәмамлана. Кама Тамагы шәһәр җирлеге үзара салым акчаларын җирлек бинасында җыя. Кирәк булганда хезмәткәрләр өлкән кешеләрнең өйләренә дә бара. Моның өчен 2-14-76, 2-15-76 телефоннары буенча шалтыратырга кирәк.


Нет комментариев