Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җинаятьчелек

Күңелсез хәлләр

16-23 гыйнварда Кама Тамагы эчке эшләр бүлегенә хокук тәртибен бозулар һәм башка төр вакыйгалар турында 39 гариза һәм хәбәр алынды. 17 гыйнварда Сөйки Кичүендәге «Фоника гипс» заводы территориясендә югарыда эшләр башкару вакытында Чувашия Республикасыннан килгән бер эшче егылып төшә һәм һәлак була. 20 гыйнварда үзәк район сырхауханәсенә Куйбышев Затон штпда...

16-23 гыйнварда Кама Тамагы эчке эшләр бүлегенә хокук тәртибен бозулар һәм башка төр вакыйгалар турында 39 гариза һәм хәбәр алынды.

17 гыйнварда Сөйки Кичүендәге «Фоника гипс» заводы территориясендә югарыда эшләр башкару вакытында Чувашия Республикасыннан килгән бер эшче егылып төшә һәм һәлак була.

20 гыйнварда үзәк район сырхауханәсенә Куйбышев Затон штпда яшәүче ике кешене корсагына һәм күкрәк читлегенә пычак кадап ясалган җәрәхәтләр белән китерәләр. Зыян күрүчеләрнең берсе сырхауханәдә вафат була. Әлеге җинаятьне кылуда Куйбышев Затон штпда яшәүчегә шик төшеп, тоткарлана. Тикшерү эше бара.

Административ хокук тәртибе бозган өчен барлыгы 40 административ беркетмә төзелгән, шулардан 9ы - җәмәгать урыннарында сәрхүшләнеп йөргән, 7се - вак хулиганлык кылган өчен.

13 шофер юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен тоткарланды шуларның берсе -автотранспортка исерек хәлдә идарә иткән өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев