Февраль дәвамында “Кама Тамагы” полиция бүлекчәсенә 149 гариза һәм хәбәр кергән
Җинаятьчелек

Февраль дәвамында “Кама Тамагы” полиция бүлекчәсенә 149 гариза һәм хәбәр кергән

Аерым алганда, 14 февральдә Куйбышев Затон штпда яшәүче ике кеше авылдашларын кыйнаган, ул алган җәрәхәтләрдән үлгән. Әлеге җинаять эше кылуда шикле кешеләр тоткарланган һәм кулга алынган. Февраль башында Куйбышев Затонда яшәүче берәү авылдашының фатирына балкон аша үтеп кереп, аны кыйный, зыян күрүченең сүзләренә караганда, җинаятьче аны үтерү белән дә яный....

Аерым алганда, 14 февральдә Куйбышев Затон штпда яшәүче ике кеше авылдашларын кыйнаган, ул алган җәрәхәтләрдән үлгән. Әлеге җинаять эше кылуда шикле кешеләр тоткарланган һәм кулга алынган.

Февраль башында Куйбышев Затонда яшәүче берәү авылдашының фатирына балкон аша үтеп кереп, аны кыйный, зыян күрүченең сүзләренә караганда, җинаятьче аны үтерү белән дә яный.
7 февральдә Кече Салтык бүлекчәсендә фураң урлау очрагы билгеле булды. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаять кылучы зат ачыкланган.
12 февральдә "Кама Тамагы" АХПның Олы Кариле бүлекчәсе терлек абзарыннан 3 бозау урланган. Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Нет комментариев