Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җинаятьчелек

Берничә юл белән

4 августтан 10 августка кадәр Кама Тамагы полиция бүлекчәсенә җинаятьләр һәм һәлакәтләр турында 42 гариза кергән. Менә аларның кайберләре: 6 августта Кама Тамагы штпда яшәүче дача йортыннан милкен урлаучыларны җинаять җаваплылыгына тартуны үтенеп гариза китерде. 7 августта шулай ук Кама Тамагы штпда яшәүче йорт ишек алдыннан 4 рам бал һәм...

4 августтан 10 августка кадәр Кама Тамагы полиция бүлекчәсенә җинаятьләр һәм һәлакәтләр турында 42 гариза кергән. Менә аларның кайберләре:
6 августта Кама Тамагы штпда яшәүче дача йортыннан милкен урлаучыларны җинаять җаваплылыгына тартуны үтенеп гариза китерде.
7 августта шулай ук Кама Тамагы штпда яшәүче йорт ишек алдыннан 4 рам бал һәм "Хускварна" бензопиласын урлауларын хәбәр итте.
8 августта полиция бүлегенә урлаулар турында тагын өч хәбәр керде. Беренчесе-Тәтеш шәһәрендә яшәүченең ЦРБ бинасыннан кәрәзле телефонын, икенчесе - шулай ук ЦРБ бинасыннан Казан шәһәрендә яшәүченең тузан суырткычын урлаганнар, өченчесендә Кама Тамагы штпда яшәүченең электр счетчигы һәм 5 электр автоматын алып чыкканнар.
9 августта Кама Тамагы штпда яшәүче билгесез кешеләрнең өенә кереп 2 мең сум акчасын урлауларын хәбәр итте.
10 августта Кама Тамагы штпда яшәүче Блохина Нина 9 августтан 10 августка каршы төндә тәрәзә ватып өенә кергән билгесез кешене җинаять җаваплылыгына тартуны үтенде. Югарыда әйтелгән барлык эшләр буенча җинаять эше кузгатылды, җинаять кылучылар ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев