Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзсалымда олыбортаслылар каматамагылыларга үрнәк күрсәтә

Гражданнарның ирекле салым программасы ничек тормышка ашырылуы турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Дмитрий Юманов сөйли. - Гражданнарның референдумнарда кабул иткән карарлары буенча районда 4337800 сум акча җыелырга тиеш. Бүгенге көндә район халкы тарафыннан 1632500 сум җыелган. Үзсалым буенча иң яхшы күрсәткечләр 4 җирлектә - Олы...

Гражданнарның ирекле салым программасы ничек тормышка ашырылуы турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Дмитрий Юманов сөйли.

- Гражданнарның референдумнарда кабул иткән карарлары буенча районда 4337800 сум акча җыелырга тиеш. Бүгенге көндә район халкы тарафыннан 1632500 сум җыелган. Үзсалым буенча иң яхшы күрсәткечләр 4 җирлектә - Олы Бортас 77700 (98,1%), Иске Барыш - 104300 сум (91,9%), Осинники - 40700 сум (85,9%) һәм Иске Казиле - 281000 сум (76,8%). Билгеләп үтәргә кирәк, искеказилеләр кебек 1000 сумны бер генә авылда да җыймаганнар. Планлаштырган сумманың күпчелек өлеше Олы Салтык, Красновидово, Сөйки, Балтач һәм Уразлино авыл җирлекләрендә җыелган. Олы Яңасала, Кирельский, Затон җирлекләрендә 35-45%. Калган җирлекләр 20%тан азрак җыйган. Акча иң аз җыелган җирлекләр - Олы Карамал авыл җирлеге (12,2%), Тәмте һәм Варварино җирлекләре (14,2%).
Үзсалымның тәкъдим ителгән суммасына килгәндә, ул төрле җирлекләрдә бер кеше өчен 300 сумнан 1000 сумга кадәр. Мәсәлән, Балтач, Келәнче, Уразлино, Олы Яңасала, Иске Барышта - 500 сум, Иске Казиледә 1000 сумнан җыелалар.
23 майга куелган планның үтәлеш проценты 37,6% тәшкил итә. Барлык җирлекләрдә эшне активлаштырырга һәм 1 июньгә кадәр акча җыюны төгәлләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев