Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Җәйге каникул күңелле сәяхәттән башланды

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә сыйныф җитәкчесләре укучылары өчен төрле чаралар әзерли. Рудник урта мәктәбенең 8 һәм 10 сыйныф укучылары 29 майда руднк шахталарына сәяхәт кылды. Балалар тау эше музее турында ишетеп белсәләр дә, ниһаять әлеге могҗизалы урынга эләгү бәхетенә иреште. Предприятиенең техник директоры Альберт Мөбәрәкшин укучыларга тау...

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә сыйныф җитәкчесләре укучылары өчен төрле чаралар әзерли. Рудник урта мәктәбенең 8 һәм 10 сыйныф укучылары 29 майда руднк шахталарына сәяхәт кылды.

Балалар тау эше музее турында ишетеп белсәләр дә, ниһаять әлеге могҗизалы урынга эләгү бәхетенә иреште. Предприятиенең техник директоры Альберт Мөбәрәкшин укучыларга тау эшләнәмәләре, эшчеләрнңе үз сменаларын ничек башлаулары турында сөйләде. Укучылар предприятие музеенда да булды.Генераль директор киңәшчесе Газинур Нәбиуллин укучыларга заманында ат көченндә эшләгән вагонетканы күрсәтте. Тау цехы техникасы кызыклы һәм гадәти булмаган кебек тоелды. Балалар шахтерлар эш өчен монтажлаган күтәргеч җайланманы, тау коткаручылары өс киемнәрен карады. Укучылар истәлеккә фотога да төште. Алар предприятиенең генераль директоры Сергей Алешинга әлеге сәяхәтне оештырганы өчен рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев