Яшьләр өчен үрнәк сез!
Быел районда үзләренең 90 яшьлек олуг юбилейларын билгеләп үтүче бәхетле өлкәннәрнең берсе- Балчыклы авылында гомер кичерүче Зәйтүнә әби Зәйнуллина. Бүгенге көндә алар тигезлектә- сугыш ветераны Габделһади бабай белән улы һәм кызы тәрбиясендә яшиләр. Зәйтүнә Зәйнетдин кызы Зәйнуллина 1925 елның 6 сентябрендә Балчыклы авылында туган. Аңа мәктәпнең бары тик дүрт сыйныфын...
Быел районда үзләренең 90 яшьлек олуг юбилейларын билгеләп үтүче бәхетле өлкәннәрнең берсе- Балчыклы авылында гомер кичерүче Зәйтүнә әби Зәйнуллина. Бүгенге көндә алар тигезлектә- сугыш ветераны Габделһади бабай белән улы һәм кызы тәрбиясендә яшиләр.
Зәйтүнә Зәйнетдин кызы Зәйнуллина 1925 елның 6 сентябрендә Балчыклы авылында туган. Аңа мәктәпнең бары тик дүрт сыйныфын гына тәмамларга туры килә. Яшьтән колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. Бөек Ватан сугышы елларында аны авылдашлары белән Займищега, аннан Табай урманына утын кисәргә җибәрәләр. Язын Каратун станциясеннән чәчүлек орлык ташыйлар. 1948 елда авыл егете Габделһади белән гаилә коралар. 11 балага гомер бирәләр.
Балалар тәрбияләгәндә колхоз эшендә аз катнаша. Ә менә колхозга эшкә килгән эшчеләр, төзүчеләр фатирга Зәйтүнә апаларга керә торган булганнар. 1975 елда пенсиягә чыкканнан соң Зәйтүнә әби 11 ел КБОда эшли. Зәйтүнә әбине юбилее белән котларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов, МР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев килде. Өй балалар, оныклар, оныкчыклар белән тулы иде. Павел Николаевич әбигә татар телендә җылы сүзләр, изге теләкләрен җиткерде. "Сезнең тормыш тарихыбызда җиңел булмаган елларга туры килгән. Тик сез авырлыклар алдында сынмаган-сыгылмагансыз. Сезнең гомер юлыгыз яшьләр өчен үрнәк булып тора",- диде ул. РФ Президентының һәм район хакимиятенең котлау телеграммаларын, бүләк тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев