Яшь талантларга юл ачык
1 июньдә Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов "Йолдызлык" - "Созвездие" фестивалендә җиңүчеләргә стипендияләр тапшырды. 2015 елда фестивальгә 15 ел булды. Яшьләрнең шәһәр чарасы буларак старт алган фестиваль бүген Россия күләмендә зур мәдәни әһәмияткә ия. Күп еллар дәвамында безнең районның яшь талантлары фестивальдә актив катнаша. Беренче җиңүчеләр тормышта үз урыннарын тапты. Күпләр...
1 июньдә Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов "Йолдызлык" - "Созвездие" фестивалендә җиңүчеләргә стипендияләр тапшырды. 2015 елда фестивальгә 15 ел булды.

Яшьләрнең шәһәр чарасы буларак старт алган фестиваль бүген Россия күләмендә зур мәдәни әһәмияткә ия. Күп еллар дәвамында безнең районның яшь талантлары фестивальдә актив катнаша. Беренче җиңүчеләр тормышта үз урыннарын тапты. Күпләр өчен музыка тормыш мәгънәсенә, хәтта һөнәргә әверелде. Күп еллар дәвамында Татьяна Демидова укучылары - "Аэлита" бию төркеме фестивальнең актив, көчле катнашучылары булып торды. Алар беренчеләрдән булып районда гына түгел, конкурсның зона этабында да җиңү яулады. Татьяна Демидова берьюлы берничә төркем белән шөгыльләнә, биюдә матурлык кына түгел, сюжет та тудыра. Балалар да ике дистә ел дәвамында аның белән биюләр өйрәнергә йөри. Алар осталыгы фестивальнең төрле елдагы коллективлары өчен үзенчәлекле бәя булды һәм булып кала. Вокалистлар һәм аларның педагоглары турында да искә төшереп китик.

Районда конкурс географиясе шактый киң. Аңа кечкенә авыллар да, поселоклар да кушыла. Куйбышев Затоннан Игорь Савосин һәм Ярослав Ушков, Кама Тамагыннан һәм Келәнчедән Рәсил Вафин белән Айзирә Нигъмәтуллина, Тәмтедән екатерина Семенова һәм Наталья Журавлева һәм күп кенә башкалар. 2007 елда "Гармония" вокаль ансамбле балалар музыка мәктәбе укытучысы Гүзәл Вәлиуллина җитәкчелегендә зона этабында беренче урынны алып конкурс финалына чыкты. Бер үк вакытта музыка мәктәбендә "Радуга", "Молодо-зелено" вокаль төркемнәре, "Каминэль" дуэты оеша.
Алар да үз иҗатларында сизелерлек уңышларга ирештеләр. Соңрак бу коллективлар берләште һәм "Камелия", "Яшьлек" төркемнәре барлыкка килде. Шул ук вакытта Затон музыка мәктәбендә "Домисолька" ансамбле оешты. Балалар берничә тапкыр конкурсның төрле этапларында лауреат һәм дипломант булалар. Кызлар һәм егетләр фестиваль белән бергә үсә, карашлары үзгәрә. Хәзер ансамбель рок- төркемгә үзгәртелә, алар безнең һәм күрше районнарда музыкаль фестивальләрдә катнаша. -Болар барысы да Республика Президенты тарафыннан фестивальгә карата җитди ярдәмсез мөмкин булмас иде, -ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдан шәйморзин. - Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов талантларга зур игътибар бирә. "Йолдызлык" - "Созвездие" фестивале һәрчак Президент ярдәме белән узды. "Йолдызлык" - "Созвездие" фестиваль хәрәкәте сәхнә дип яшәүчеләр өчен иҗади Олимпка баскыч булып тора. Ул күп кенә талантларны ачты. Ксения Юманова нәкъ менә шул баскычка менде. Кыз кечкенәдән үк иҗат юлын сайлады, хыялына тугры калып, конкурсның финалына кадәр барып җитте. Агымдагы елда ул талантлы яшьләр төркеменә керде, бер елдан соң аңа республика ярдәме белән ГИТИСка укырга керү мөмкинлеге бирелә. Аның язмышы ничек булыр - билгесез. Шулай да талантлы кызга мөмкинлек хәзер үк бирелә, ә калганы үзеннән тора. Татарстан Республикасы Президенты "Йолдызлык" - "Созвездие" фестивален тиккә генә Россиядә иң уңышлы проектларның берсе дип санамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев