Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Tatar-inform.tatar – .tatar. доменында беренче яңалыклар сайты

30 август - Республика көнендә Татарстанда .tatar. домены зонасында беренче яңалыклар сайты эшли башлады. tatar-inform.tatar адресы буенча "Татар-информ" Мәгълүмат Агентлыгының татар телле версиясе урнашты, элек ул рус телле версиянең поддоменында эшләде һәм аның тәрҗемә дубляжы булып саналды. Хәзерге вакытта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе көн саен Татарстан, Россия һәм башка...

30 август - Республика көнендә Татарстанда .tatar. домены зонасында беренче яңалыклар сайты эшли башлады. tatar-inform.tatar адресы буенча "Татар-информ" Мәгълүмат Агентлыгының татар телле версиясе урнашты, элек ул рус телле версиянең поддоменында эшләде һәм аның тәрҗемә дубляжы булып саналды.
Хәзерге вакытта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе көн саен Татарстан, Россия һәм башка илләр тормышы турында 60тан артык яңалык чыгара. Редакциянең төп бурычы - аудиториягә Татарстан һәм татар халкы өчен мөһим булган вакыйгалар турында мәгълүмат бирү, укучыларның күзаллавында көннең мәгълүмати картинасын булдыру.
tatar-inform.tatar сайтының мобиль версиясе дә бар. Шулай ук ул Facebook, VK, lnstagram, Twitter, ОК социаль челтәрләрендә дә бар. Киләчәктә "Татар-информ" МА яңалыкларына Telegram һәм WhatsApp мессенджерларында да язылып булачак.
"Татар-информ" МАның татар версиясен эшләү агымдагы елның июнь аенда башланды. Соңгы өч айда редакция чыгара торган эксклюзив яңалыклар саны 30%ка арткан. Шулай ук редакция видеоконтент - интервью, репортажлар, сюжетлар эшли башлаган. Мультимедиа проектлары төзү дә планлаштырыла.
Июньнән августка кадәр "Татар-информ"ның татар телле версиясенә керүчеләр саны 6 тапкыр арткан, хәзерге вакытта ул электрон массакүләм мәгълүмат чаралары арасында иң күп кулланыла торган ресурс.
Сайтта хәзер "Татар дөньясы", "Мәдәният", "Рәсми хроника", "Авыл", "Икътисад", "Һәлакәтләр", "Фән һәм мәгариф", "Спорт", "Дин" рубрикалары тәкъдим ителә.
"Аналитика, күзәтү" бүлегендә аналитик мәкаләләр, "Әңгәмә" рубрикасында төрле темаларга интервьюлар, "Татар матбугаты" бүлегендә татар массакүләм мәгълүмат чараларының актуаль материаллары урнашкан.
Редакция эшенең аерым юнәлеше - татар җәмәгатьчелеген борчыган темаларга татар телендә пресс-конференция әзерләү һәм үткәрү.
"Татар-информ" МА үзенең эшен 1990 нчы елның 6 июнендә башлый, бу Советлар Союзы һәм Россия Федерациясендә беренче төбәк мәгълүмат агентлыгы.
Tatar домены Татарстан Хөкүмәте тарафыннан 2013 елда республиканы бөтендөнья Интернет челтәренә тәкъдим итү өчен ТРның мөмкинлекләрен арттыру максатыннан теркәлгән. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе яңа доменда аны популярлаштыруга ирешәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев